Керчен бугазында «Волгонефть-212» һәм «Волгонефть-239» танкерлары һәлакәткә очраганнан соң бер ай үтте. Бу бөтен ил өчен экологик чакыру булды. Мазут түгү нәтиҗәләрен бетерү буенча бер ай дәвамында профильле хезмәтләр: гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, төбәк һәм федераль хакимият вәкилләре, Морспасс хезмәте тарафыннан эш алып барыла. Бу эшкә шулай ук 32,5 меңнән артык волонтер, яшьләр берләшмәләре активистлары, битараф булмаган россиялеләр кушылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, волонтерлык эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фаҗига нәтиҗәсендә, Россия Транспорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, Кара диңгезгә 2,4 мең тоннадан да ким булмаган мазут эләккән, ул Краснодар крае, Кырым Республикасы, Севастополь һәм Запорожье яр буйларын пычраткан. Шулай ук нефть продуктлары аркасында меңләгән кош зыян күргән.
Яр Чаллы волонтеры Станислав Гусев читтә кала алмады һәм яңа ел бәйрәмнәрендә экологик һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшергә китте: «Мин ярдәм кирәклеген белү белән Анапага барырга булдым. Без мазутны көрәкләр белән капчыкларга тутырып, трактор куышына төядек, ә алар самосвалга китә иде. Безнең өчен туклану һәм җылыту пунктлары оештырылды. Волонтерлар һаман да кирәк, өстәвенә, барысы да яңа ел бәйрәмнәрендә таралышып бетте, хәзер алар аз. Мин бервакыт үз шәһәремдә күл җыештырырга бардым һәм миңа бик ошады, алга таба да Яр Чаллыда шундый чаралар оештыра башладым һәм шуннан волонтер булып киттем. Волонтерлык миңа проблемалардан читтә калуым белән түгел, ә хәл итәргә тырышуымнан канәгатьлек хисе бирә. Яшьләргә дә үз мөмкинлекләрегезгә ышанырга, йөрәгегез кушканны эшләргә киңәш итәм».
Беренче көннәрдән үк зыян күргән төбәкләрдә нефть продуктлары ташуны бетерүгә Краснодар крае волонтерлары һәм Россиянең 20 төбәгеннән волонтерлар кушылды. Аларны #МЫВМЕСТЕ үзара ярдәм штаблары оештыра, инструкцияли һәм координацияли.
«Краснодар краенда, Запорожье өлкәсендә, Кырымда һәм Севастопольдә #МЫВМЕСТЕ штаблары илнең 20 төбәгеннән волонтерларны берләштерде. Нефть продуктларын агызу нәтиҗәләрен бетерү эше туктамый, хәтта бәйрәмнәрдә дә битараф булмаган кешеләр эшләвен дәвам итте-15 мең капчык ком җыйдылар һәм утильләштерделәр, йөзләрчә кеше экологияне саклап, кошларга һәм хайваннарга булышты. Волонтерларның эше бәяләп бетергесез, гомуми бәла – казага каршы көрәшергә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм»,- дип сөйләде статс – сәркатип – Россия Яшьләре җитәкчесе урынбасары Денис Аширов.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бер ай эчендә барлык зыян күргән төбәкләрдә белгечләр һәм волонтерлар 896 км чамасы яр буе линиясен тикшергәннәр. Коткаручылар һәм муниципаль хезмәткәрләр белән бергә алар 164 мең тоннадан артык майланган ком һәм грунт җыйганнар.
«Бер ай эчендә 32 694 волонтер Кара диңгездә нефть продуктлары агызу нәтиҗәләрен бетерүдә катнашты. Россиялеләр чираттагы тапкыр үзләренең рухын һәм бердәмлеген күрсәттеләр. Моны инде ике тапкыр Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үтте, гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде, – дип белдерде Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе, Добро.РФ экосистемасы җитәкчесе Артем Метелев. – Эш Краснодар краенда гына түгел, Кырымда һәм Севастопольдә дә алып барыла. Волонтерлар өчен яшәү, туклану, инвентарь кебек шартлар тудырылган. Волонтерларның катнашуына тагын берничә ай кирәк булачак».
Аерым юнәлеш – зыян күргән кошларны аулау һәм коткару. Анапада «Полярные зори», Жемчужная, 9, Витязевода «Гагара» (Тынычлык ур., 113) комплекслы юыну һәм тернәкләндерү үзәкләре эшли. Монда тәүлек буе каурыйлыларга ярдәм итәләр: юалар, кирәкле препаратлар бирәләр, ашаталар. Урында ветеринария табиблары, орнитологлар һәм волонтерлар эшли, алар кошларның торышын берничә көн дәвамында күзәтәләр.
Аннары Кара диңгездә мазут түгүдән зыян күргән кошларны тернәкләндерүгә җибәрәләр. Мәсәлән, Кубаньда канатлыларны «Сафари-Парк» кабул итә. Бер ай эчендә волонтерлар көче белән 6 меңнән артык кош юылган, аларның яртысын тернәкләндерүгә тапшырганнар инде. Эшмәкәрләр, шулай ук иреклеләр үз хисабына Анапада кошлар өчен өстәмә вакытлы үзәк төзергә әзер. Кырымда шундый ук кош юу үзәкләре ачылган.
Бизнес-бергәлек шулай ук ярдәмгә кушылды. Мәсәлән «Яндекс» Анападагы волонтерларга ярдәмгә 15 миллион сум җибәргән. Махсус промокодлар ярдәмендә волонтерлар ризык китерүгә заказ бирә, такси чакырта һәм торакны бушлай броньлый.
Компаниядән ярдәм алу өчен Анапада волонтерларга Добро.рф сайтында теркәлергә һәм Витязевтагы координация үзәгенә Черноморская урамы, 120б адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Россети» һәм «Т-банк» шулай ук волонтерлар өчен яклау чаралары, квадроцикллар һәм прицеплар җибәрде – болар барысы да пычранган комны чыгару өчен кирәк.
Нефть пычрану нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтүче волонтерларга #МЫВМЕСТЕ бөтенроссия проекты сайты аша да ярдәм итәргә мөмкин. Моның өчен сайтта кире элемтә формасын тутырырга кирәк.
Волонтер булу өчен Добро.рф платформасындагы вакансиягә җавап бирергә кирәк.
l Анапада ярдәм итү өчен
l Кырым республикасында ярдәм итү өчен
l Севастопольдә ярдәм итү өчен
Добро. рф ассоциациясе бу шартның үтәлүенә игътибар итә: нефть продуктлары агулы булганлыктан, гадәттән тыш хәлләр зонасындагы волонтерларның сакланулары мөһим.
Россиядә «Хәйрия эшчәнлеге һәм хәйрия оешмалары турында» 1995 елның 11 августындагы 135-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлдә, шулай ук 2023 елда хөкүмәт «хәйрия эшчәнлеге һәм иреклелек (волонтерлык) турында «Федераль законның 17.1 маддәсенең 1.1 пунктында каралган «Компенсация билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен раслау турында 356 нчы номерлы карар чыгарды.
Бу документлар волонтерларның эшчәнлеген җайга салып кына калмый, ә шулай ук аларның хокукларын да беркетә. Шул исәптән – гадәттән тыш хәлне бетерүдә катнашканда зыян күргән очракта волонтерларга компенсация алу өчен.