«Без яшь, талантлы белгечләрне җәлеп итәргә телибез һәм аларга кече ватаныбызда һөнәри үсеш өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга әзер. Студентларыбызның зур потенциалын күрәбез һәм уңайлы мохит булдырырга омтылабыз, алар үз сәләтләрен ача, инновацион идеяләр тәкъдим итә һәм туган якны үстерүгә катнашы барлыгын тоя алачак», – дип билгеләп үтте Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов.
Балтач районы җитәкчелеге районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә муниципалитетта туып үскән югары һәм һөнәри уку йортлары студентлары белән очрашулар үткәрә.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин сүзләренә караганда, мондый практикага 2017 елда ук нигез салынган: «Ел саен район төрле юнәлешләр буенча яшь профессиональ кадрларга ихтыяҗ кичерә. Без, үз чиратыбызда, яшьләребезне югары һәм урта махсус уку йортларында укыту буенча статистика алып барабыз. Районда белгечләр таләп ителә торган юнәлешләргә зур анализ-мониторинг ясыйбыз. Шулай итеп, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ставка ясаган уку йортлары исемлеген төзибез. Ел саен уку йортлары исемлеге үзгәрә, барысы да вакантлы урыннарның юнәлешенә бәйле».
Мәсәлән, быел районда түбәндәге белгечләргә ихтыяҗ зур – педагогларга (математика, физика, инглиз теле), пешекчеләргә, әйдәп баручы табибларга, спортның адаптив төрләре буенча тренерларга. Шуңа күрә очрашуларны оештыру өчен Казан (Идел буе) федераль университеты сайланды, анда бүгенге көндә Балтач районыннан 350 студент белем ала, шуларның 18е чыгарылыш курсы; Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында 36 кеше укый, алар арасында 12 чыгарылыш укучысы һәм Арча педагогика көллиятендә районнан 87 студент, шул исәптән 18се быел чыгарылыш сыйныф укучысы.
Очрашу кысаларында район вәкилләре вакантлы эш урыннарын тәкъдим итәләр, муниципалитетта яшь белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре һәм чаралары турында сөйлиләр, студентлар белән бергәләп баш миенә штурм ясыйлар һәм яшьләрнең әлеге юнәлешләрне үстерү буенча тәкъдимнәрен һәм идеяләрен игътибарга алалар. Яшәү урынына карамастан, яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләрен булдыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
«Шәһәр перспективалар белән кызыктыра,әмма туган җирнең чакыруы көчлерәк. Быел мәктәпне тәмамлыйм һәм балаларны укыту, аларның елмаюларын күрү, Балтач районының киләчәген бергәләп төзү өчен кайтырга телим», - дип билгеләп үтә студент кызларның берсе.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен Балтач районыннан 450 гә якын студент уку йортларын тәмамлый һәм аларның 35 тән артыгы үзләренең кече Ватанын эш, киләчәктә яшәү һәм үсеш урыны итеп сайлый.
Студентлар әйтүенчә, мондый очрашулар нәтиҗәсендә яшьләр район ягыннан ярдәм сизә, муниципалитетның төрле өлкәләрдәге казанышлары турында ишеткәч, аларның кече Ватаннары өчен горурлыклары, туган якларына кайтырга һәм иҗат итәргә теләкләре тагын да арта.
Балтач районы җитәкчелеге районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә муниципалитетта туган югары һәм һөнәри уку йортлары студентлары белән очрашулар үткәрә.