Казан 2025 елгы IV Казан глобаль яшьләр саммитын кабул итә

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

27 августтан 30 августка кадәр Казан яшьләр диалогы һәм инновацияләр халыкара башкаласы булачак. IV Казан глобаль яшьләр саммиты министрларны, дипломатларны, галимнәрне, медиаэкспертларны, эшмәкәрләрне һәм яшьләр хәрәкәте лидерларын кертеп, 45 илдән 200 дән артык делегатны җыячак. Катнашучылар арасында — Бразилия, Бангладеш, Катар, Колумбия, Мексика, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Оман, Нигерия, Филлипин, Көньяк Африка һәм башка илләр вәкилләре.

Саммит «Казан — ислам дөньясының яшьләр башкаласы 2022» программасыннан үсте һәм өч ел эчендә мәгариф, мәдәният һәм медиада иң яхшы тәҗрибәләр алмашу буенча әйдәп баручы халыкара мәйданчыкларның берсенә әверелде.

Казан глобаль яшьләр саммиты Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы» халыкара оешмасы ярдәмендә узачак, оештыруда «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте, Яшьләр дипломатиясе академиясе, Татарстан Республикасы яшьләр үзәге катнашачак.

«Бу еллар эчендә Казан глобаль яшьләр саммиты Татарстанның эшлекле активлыгының мөһим өлешенә әверелде, Россиянең бөтен дөнья белән диалогын хуплады. Саммитка халыкара кызыксыну, ә бу 40 тан артык ил, безнең республиканың яшьләр сәясәте мәсьәләләрендә алдынгылар буларак абруен ныгыта. Безнең өчен бу чара гына түгел, ә стратегик мәйданчык, анда без халыкара элемтәләрне киңәйтәбез, тәҗрибә уртаклашабыз һәм мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә гомуми көн тәртибен формалаштырабыз. Без экспертлар, министрлар һәм фикер лидерлары өчен тарту ноктасы гына түгел, ә төбәк кысаларыннан чыгып, төрле илләрдә җавап таба торган идеяләр һәм инициативалар чыганагы да булдык. Бүген республика талантлы яшьләрне җәлеп итү үзәге, традицияләрне бәяли торган, яңа алымнарга ачык һәм глобаль бурычларны бергәләп хәл итәргә әзер урын буларак кабул ителә», –  дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе һәм «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Быел саммитның темасы «Глобаль үзгәрешләр чорында шәхес белеме: кыйммәтләр һәм карьера траекторияләре» булачак. Чараның төп максаты — ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләр дипломатиясен үстерү һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә торган уртак мәгариф, мәдәни һәм инновацион проектлар өчен ныклы нигез булдыру.

Дискуссияләр моңарчы күрелмәгән үзгәрешләр шартларында яңа буынны тормышка һәм эшкә ничек әзерләргә дигән сорауга җавап эзләүгә юнәлдереләчәк. Технологияләр санаулы еллар эчендә һөнәрләрне үзгәртә, ясалма интеллект һәм автоматлаштыру тулы бер тармакларны трансформалаштыра, ә укытуның гибрид форматлары формаль һәм формаль булмаган белем арасындагы чикләрне бетерә. Мәдәни мохит ачыграк һәм катнашрак була бара: глобаль трендлар локаль бергәлекләргә тиз үтеп керә, ә локаль традицияләр дөнья мәйданында яңа яңгыраш таба. Шул ук вакытта кыйммәтләр — цифрлы хезмәттәшлек этикасыннан алып мәдәниятара хөрмәткә кадәр — халыкара, милли һәм локаль дәрәҗәләрдә фикер алышу предметына әверелә. Саммитта катнашучылар технологик күнекмәләрне тәнкыйди фикерләү, креативлык һәм мәдәни аң белән берләштерү, тотрыклы шәхси һәм һөнәри тәңгәллек формалаштыру, шулай ук базар таләпләренә дә, шәхси ышануларына да туры килә торган карьера траекторияләре төзү кебек практикалар белән алмашачаклар.

2025 елгы саммит спикерлары арасында:

  • Белал Альвади (Иордания) — Иордания эшмәкәрлек ассоциациясе генераль директоры, Әл-зәйтүн университеты каршындагы Эшмәкәрлек һәм инновацияләр үзәге директоры. Яшьләрне бизнес-укыту һәм стартапларны акселерацияләү өлкәсендә эксперт;
  • Профессор Нэнси Лоу (Кытай) — Гонконг университетының Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәгенә (CITE) нигез салучы директор. Белем бирүне цифрлаштыру һәм уку процессларын трансформацияләү өлкәсендә күп санлы тикшеренүләр авторы;
  • Мөхәммәд Гавиш (Мисыр) — iSchool оештыручыларының берсе һәм генераль директоры, 6-18 яшьлек балаларны программалаштыруга, ясалма интеллект, VR, веб-һәм гейм - эшләнмәләргә өйрәтү буенча онлайн-платформаны алып баручы. Forbes 30 Under 30 исемлегенә керүче, TEDx спикеры, 4,5 миллионнан артык язылучы һәм 1 млрд карау иясе;
  • Сухроб Хошмухамедов (Таҗикстан) — БМО иреклеләр программасының Тышкы элемтәләр һәм коммуникацияләр бүлеге башлыгы. Үсеш, коммуникацияләр һәм яшьләр инициативалары белән эшләү өлкәсендә киң халыкара тәҗрибәсе бар;
  • Нурлан Байҗигитулы Асанов (Казакъстан) — дин белгече, теолог,  Астана шәһәрендә Ырыскелды-кажы исемендәге мәчетнең баш имамы, 1 миллионнан артык язылучы аудиториясе булган блогер. Мәдәният, динара диалог һәм яшьләр кыйммәтләре өлкәсендә агарту эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә.

Саммит 2025 Казан халкына һәм кунакларына бай мәдәни-агарту программасын тәкъдим итәчәк. Төп вакыйгаларның берсе «Күптөрлелектә бердәмлек» фестивале булачак. Берничә көн эчендә шәһәр мәдәни күптөрлелек атмосферасына чума: кунакларны мәдәниятләрнең якты парады, милли музыка башкаручылар катнашында концертлар, традицион кием-салым күрсәтүләр, төрле илләрнең кухня ашлары белән гастрономия зоналары, шулай ук халыкларның гореф-гадәтләре һәм сәнгате белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә торган һөнәрчелек мастер-класслары һәм интерактив мәйданчыклар көтә. Программаның спорт өлеше традицияләрне һәм заманча форматны берләштергән тамаша турнирларын һәм күрсәтмә чыгышларны үз эченә алачак. Мондый фестиваль тамаша гына түгел, ә аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм мәдәниятләр арасында үзара хөрмәт итү өчен дә киңлек булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International