30 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Люби. Созидай. Вдохновляй» проект сессияләре буенча туры эфир үткәрә. Туры эфир ведомствоның Вконтакте сайтында узачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сентябрьдән октябрьгә кадәр иң кирәкле темалар: карьера, сәламәтлек, шәхси нәтиҗәлелек, мөнәсәбәтләр һәм гаилә үсеше буенча биш белем бирү сессиясе уза.
Эфирда түбәндәгеләр хакында фикер алышырбыз: проект ни өчен төзелгән һәм ни өчен яшьләр анда катнашырга тиеш, катнашу нәрсә бирә һәм катнашучыларны нинди бонуслар көтә, спикерлар кемнәр һәм программада белем бирү өлешеннән тыш нәрсәләр булачак, катнашу шартлары һәм ничек гариза бирергә, программадан соң катнашучылар белән нәрсәләр була һәм бергәлек ничек эшли.
Спикер булып Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина, модератор – «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Камолиддин Бобохонов чыгыш ясаячак.
Бүгенге көндә инде «Омтылыш: карьера» һәм «Сәламәтлек: физик һәм менталь» дип аталган ике смена узды. 10 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр «Шәхси нәтиҗәлелек һәм үз – үзеңне үстерү» сменасы, 17 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр «Мөнәсәбәтләр» сменасы узачак, программада гамәли дәресләр, реаль кейслар, үзара хезмәттәшлекнең төрле стратегияләрен тикшерү һәм психологлардан ярдәм – барысы да әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне җайларга өйрәнергә теләүчеләр өчен. 20-22 октябрьдә «Гаилә» сменасы узачак.
Проект яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.