Татарстан яшьләре «БикаФест»та сәхнәне яктыртты

2025 елның 28 ноябре, җомга

21-23 ноябрьдә  «Звездный» иҗат үзәгенә әверелде, чөнки биредә 24 нче тапкыр музыка һәм нәфис сүз белән мавыгучы, абруйлы жюри әгъзалары алдында зур сәхнәдә чыгыш ясарга теләүче талантлы яшьләр өчен  «БикаФест» фестивале узды.

«Бикафест» фестивале беренче мәртәбә 2001 елда «Сәләт»нең якын дусты, фикердәше Рөстәм Бикмуллинның якты истәлеген мәңгеләштерү максаты белән ачылды.

Фестиваль ел саен 12 яшьтән 25 яшькә кадәрге аерым башкаручыларны һәм иҗат коллективларын җыя. Биредә алар ике юнәлештә катнаша ала:

Музыкаль юнәлеш:

  • автор җырын иң яхшы башкаручы;
  • иң яхшы башкаручы коллектив;
  • татар халык җырын иң яхшы башкаручы;
  • татар композиторларының академик әсәрен иң яхшы башкаручы;
  • иң яхшы поп-җыр башкаручы.

Әдәби юнәлеш:

  • үз әсәрен иң яхшы укучы;
  • башка авторның әсәрләрен иң яхшы укучы.

Бер ай эчендә фестивальнең оештыру комитеты Татарстанның төрле районнарыннан 200дән артык гариза кабул итте. Аларны җибәргән 120 катнашучы жюри каршында үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Катнашучыларның географиясе киң: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Әлмәт, Саба, Зеленодольск, Арча, Бөгелмә, Кукмара, Питрәч, Актаныш, Норлат, Мамадыш, Теләче, Лениногорск һәм Татарстан Республикасының башка районнары.

Музыкаль юнәлеш буенча жюри рәисләре арасында: бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүче, 80нән артык җыр авторы, композитор, җырчы, Рөстәм Бикмуллин исемендәге республика яшьләр музыка һәм шигърият фестиваленең Гран-при иясе, Сәләт активисты – Ләйсән Арсентьева; җырчы, Татарстан Республикасы атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Сәләт дусты Илүсә Хуҗина; музыка белгече, педагог, пианистка, беренче «Саф» балалар интернет – радиосы кысаларында «Саф музыка» проектлары җитәкчесе, әйдәман – Чулпан Яркаева;  җырчы, «Ямьле» төркеме солисты, Татарстан Республикасы атказанган артисты, Сәләт дусты Альбина Казыханова;  «Станция Мир» фестиваленә нигез салучы, видео -, кино – һәм музыкаль проектлар продюсеры, Сәләт активисты Алмаз Сәмигуллин; җырчы, Татарстан Республикасы атказанган артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты Марина Карпова.

Әдәби юнәлештәге жюри составына танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге, Һади Такташ исемендәге республика әдәби премияләре лауреаты, Төркиянең Хөсәен Байкара исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Сәләт дусты, әдәби юнәлештәге жюри советы рәисе Рәмис Аймәт; шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, Татарстан Респуюликасы Язучылар берлеге әгъзасы, «Тантана» премиясе лауреаты, Bella Халыкара премия лауреаты, Сәләт активисты Йолдыз Миңнуллина; шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче, шигърият өлкәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, журналистика өлкәсендә Флорида Әгъзамова премиясе лауреаты, «Таян Аллага» әдәби конкурсының Гран-при иясе,  «Йолдызлар шулай куша», «Акча иленә сәяхәт», «Тәмлетамак» китаплары авторы, Сәләтнең дусты – Алинә Бикмуллина; «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының төбәк этабы җиңүчесе, Туган тел һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсы лауреаты, «Иделем Акчарлагы» яшь язучылар конкурсының «Шигърият» номинациясендә Гран-при иясе, Сәләт дусты Ләйлә Фаяз; шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, әдәбият белгече; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Bella халыкара премиясе лауреаты, «Рухи байлык» медале иясе, Сәләт дусты Луиза Янсуар; режиссер, Г.Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин керде.

Фестивальдә катнашучылар төрле мастер-классларда катнаштылар. Вокал, традицион уен коралларында уйнау осталыгы, шәхси бренд төшенчәсе, артист имиджы, импровизация, хәзерге татар җырларына сүз язу, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар узды.

Сайлап алу турын узганнар Гала-концертта чыгыш ясадылар. Һәр номинациядә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреатлары һәм төп бүләк – Гран-при ияләре билгеләнде. Музыкаль юнәлештә – Сәет Галиуллин, әдәби юнәлештә Аслан Миргаязов Гран-При алды.

«Мин беренче тапкыр Бикафестта катнашам. Шундый зур хөрмәткә лаек булуымны аңлагач, мин, әлбәттә, шулкадәр бәхетле идем, хәтта беренче мәлдә моңа ышана да алмадым. Минем өчен фестивальдә катнашу һәм җиңү – бик яхшы нәтиҗә.  «Бикафест»та катнашучыларга кыюлык, сабырлык телим, һәрвакыт үзегез булып калыгыз, рәхмәт!» - үз тәэсирләре белән уртаклашты Гран-при иясе Аслан Миргаязов.

Барлык җиңүчеләр дә фестиваль партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар алдылар. Шулай ук Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театры тарафыннан «Нур» коллективына (Азалия Гарипова, Кәрим Мөхәммәтҗанов) һәм Зәринә Латыйповага әдәби юнәлеш буенча махсус бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International