19 майда Саратов өлкәсенең «Хвалынь» тау чаңгысы курортында Идел буе федераль округында Россия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уза торган «Туриада» XIII спорт-туристлык лагере старт алды.
Быел «Туриада»да Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән делегацияләр, шулай ук Ерак Көнчыгыш, Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Төньяк Кавказ, Урал һәм Көньяк федераль округлардан командалар катнаша. Фестивальдә дус илләрдән – Беларусь Республикасыннан, Кыргызстан Республикасыннан һәм Төрекмәнстаннан спортчылар катнаша. Катнашучылар җәяүлеләр маршрутларын, велосипед трассаларын һәм су участокларын уза. «Идел буе федераль округы буенча төбәкара туристлык маршруты проектын иң яхшы эшләү» конкурсында җиңүче 450 000 сум күләмендә грант алачак. Татарстан Республикасыннан 37 спортчы катнаша.
Тау чаңгысы курорты аланында тантаналы ачылыш булды; концерт программасын Саратов өлкәсенең иҗат коллективлары, шулай ук югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары тәкъдим итте.
Җыелганнарны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев сәламләде: «Быел «Туриада» тарихында ярышларның бөтенроссия форматы яңлык булды. Биредә Ерак Көнчыгыш, Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Төньяк Кавказ, Урал һәм Көньяк федераль округлардан командаларны сәламләвемә шатмын. Белоруссия, Кыргызстан һәм Төрекмәнстан кебек дус илләребез спортчыларына аерым рәхмәт. Чыннан да, «Туриада» форматы берләштерә, профессиональ, спорт һәм мәдәни үсеш өчен импульс бирә, һәм сез үзегез биредә дуслык һәм иҗади аралашу өчен барлыкка килгән атмосфераның уникальлегенә инанырсыз. Ярышларда һәм конкурсларда катнашучыларның барысына да үзләренең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтүләрен, команда рухы һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтүләрен телим!»
Саратов өлкәсе губернаторы Роман Бусаргин исеменнән сәламләү адресын төбәк Хөкүмәте Рәисе урынбасары Владимир Попов укыды.
«Туриада» җәяүлеләр дистанцияләрендә юниорлар һәм юниоркалар арасында спорт туризмы буенча бөтенроссия ярышларының матч очрашулары гомуми зачеттан тыш узачак. Спорт программасыннан тыш, «Йөрәкләр музыкасы» автор җыры төбәкара конкурсы һәм интеллектуаль марафон каралган, анда туризм өлкәсендәге белемнәрне тикшерәчәкләр. Катнашучылар палаткалы шәһәрчектә яшәячәк.
Хөкемдарлык бөтенроссия дәрәҗәсендәге экспертларга ышанып тапшырылган. Гомуми исәпкә шулай ук Удмуртия республикасында узган чаңгы дистанцияләрендә спорт туризмы буенча кышкы Идел буе федераль окрвугы Кубогы нәтиҗәләре дә керәчәк.
22 майда, лагерь ябылу көнендә, командалар җәяүлеләр дистанциясендә спорт-туристлык эстафетасында «Төбәкләр кубогы» өчен көч сынашачак, ә чит ил кунаклары «Дуслык Кубогы» катнаш эстафетасында катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, «Туриада» спорт ярышларын, мәдәни-танып белү программасын һәм иҗади конкурсларны берләштерә. Проектның максаты – яшьләр арасында туризмны үстерү һәм төбәкара элемтәләрне ныгыту өчен шартлар тудыру.
