Татарстанда киң колачлы социаль-мәдәни инициатива — «Минем әтием – Герой» балалар сәнгать фестивале старт ала. Проект балаларны яклау көненә багышланган һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә, гаилә хәтерен саклауга һәм балалар иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән. Республикада фестивальнең инициаторы Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон булды. Проект 2025 елда Мәскәү өлкәсендә губернатор Андрей Воробьев һәм Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов ярдәме белән Мәскәү өлкәсе махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе тарафыннан гамәлгә ашырылган инициативаны дәвам итә.
Фестивальнең төп геройлары махсус хәрби операция катнашучыларының 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булачак. Татарстанның муниципаль районнарында һәм Казан районнарында сәнгать мастер-класслары сериясе узачак: профессиональ рәссамнар җитәкчелегендә балалар әтиләренең портретларын ясыйлар. Фестиваль мәйданчыклары мәдәният йортлары, мәдәният һәм яшьләр үзәкләре, балаларны савыктыру лагерьлары һәм башка мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре булачак.
«Әлеге фестивальдә без берничә мәгънәне берләштерергә тырыштык: патриотизм тәрбияләү, сугышчыларыбызның батырлыгына хөрмәт һәм аларның гаиләләренә игътибар. Миңа калса, мондый сәнгати аңлау балаларга буыннар арасындагы элемтәне ныгытырга һәм гаилә хәтерен сакларга ярдәм итәчәк. Бу проектны Татарстанда эшләтеп җибәреп, без һәр бала үзенең сакчы әтисе өчен горурлыгын белдерә алырлык, ә рәсемнәр безнең Җиңү, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт турындагы уртак тарихыбызның бер өлеше булырлык пространство булдырырга омтылдык»,-дип билгеләде Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон.
Мастер-класслар йомгаклары буенча һәр районда локаль күргәзмәләр оештырылачак. Иң тәэсирле эшләр йомгаклау республика экспозициясенә керәчәк, ул быел сентябрь аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә ачылачак.
Фестивальнең оештыручылары булып Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасының «Беренчеләр Хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәтенең төбәк бүлеге, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы, Татарстан Республикасы муниципалитетлары тора.
Яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.