«Белергә. Яратырга. Горурланырга!» проектына теркәлү 21 июньгә кадәр озайтылды

2026 елның 16 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Больше, чем путешествие» Россия Яшьләре программасының «Белергә. Яратырга. Горурланырга!» Бөтенроссия проектына теркәлү 2026 елның 21 июненә кадәр озайтылды.

Проект тарихи хәтерне саклауга, гражданлык тәңгәллеген формалаштыруга һәм Россиядә яшәүчеләр арасында рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Анда катнашучылар үз илләренең тарихы, күренекле шәхесләре һәм истәлекле урыннары турында күбрәк белә алачак, ә җиңүчеләр Россия Федерациясе төбәкләре буенча танып белү сәяхәтләренә чыгачак. Проектны оештыручы булып Россия Яшьләренең «Больше чем путешествие» программасы тора.

Проектта Россия тарихын, аның мәдәни һәм тарихи мирасын өйрәнү белән кызыксынган ил халкы катнаша ала. Моның өчен проектның рәсми сайтында 2026 елның 21 июненә кадәр теркәлергә кирәк.

Проектта Россия Федерациясе территориясендә яшәүче яки белем алучы Россия Федерациясе гражданнары һәм 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге чит ил гражданнары катнаша ала. Теркәлү тәмамланган вакытка – 2026 елның 21 июнендә – катнашучыга 36 яшь тулмаска тиеш.

Шулай ук гаилә командаларының да катнашуы каралган. Аларның составына беренче һәм икенче дәрәҗәдәге гаиләнең ике яки өч буыны вәкилләре керергә мөмкин. Мәҗбүри шарт булып 18 яшьтән кечерәк бала һәм теркәлү тәмамлану датасына 36 яшь тулмаган ата-аналарның берсе булу тора. Балигъ булмаган катнашучының мәнфәгатьләрен ата-анасы яисә законлы вәкиле яклый.

Бүген Татарстан проектта катнашучы төбәкләр рәтенә керә. 15 июньгә булган мәгълүматларга караганда, катнашуга республиканың 378 кешесе теркәлгән.

Яшьләр инициативаларына ярдәм итү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Катнашуга гаризаны түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: https://знатьлюбитьгордиться.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International