21 июньдә Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы истәлегенә 40 мең шәм кабызачаклар

2026 елның 19 июне, җомга

«Бердәм Россия» һәм Бердәм Россия Яшь гвардиясенең иң масштаблы патриотик акцияләренең берсе якшәмбе көнне кич белән 21 июньдә Казанның Җиңү паркында узачак.

«Илебез өчен бик истәлекле бу көнне, кызганычка каршы, күп еллар элек Бөек Ватан сугышы башланган героик һәм фаҗигале көнне «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» партиянең төбәк бүлеге, Яшьләр эшләре министрлыгы, Студентлар лигасы, башка яшьләр оешмалары ярдәмендә «Сугышның Утлы картиналары» дигән традицион акция үткәрә», - дип сөйләде «Бердәм Россия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.

Спикер билгеләп үткәнчә, ел саен Җиңү паркында кешеләр төрле картиналар куя. 

«Әлеге эпитетны кулланырга мөмкин булса, бу һәрвакыт бик якты, матур күренеш дияр идем. Картина берьюлы 40 мең шәм кабызганда төзелә һәм бик матур, һәрвакыт эчтәлек белән тулган булып чыга. Кайчандыр бу Т-24 танкы иде, кайчандыр ул сугыш елларында Казанда җитештерелгән самолет иде»,-дип искә төшерде Марат Сәмигуллин.

Быел казанлылар легендар якташыбыз – Советлар Союзы Герое, майор, Брест крепосте оборонасында катнашучы Петр Гавриловның портретын шәмнәр белән тезәчәкләр, дип хәбәр итте ул.

 «Шәмнәр кабызу тантанасы алдыннан легендар якташыбыз, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган концерт программасы һәм театральләштерелгән пролог булачак. Шуңа күрә без барлык казанлыларны, башкалабыз кунакларын бу матур тамашага чакырабыз. Узган елларны искә төшереп китсәк, кешеләр гаиләләре, кечкенә балалары белән килгән иде, барысының да кулында шәмнәр иде һәм алар барысы да катнашты, - бу бик күңелне нечкәртә торган чара иде. Без барлык теләүчеләрне 21 июньдә Җиңү паркында күрергә шат булачакбыз. 21.00 сәгатьтә шәмнәр кабызу, әмма моның алдыннан берничә чара бар, гаиләгез, балаларыгыз белән кичке җидегә килегез»,  дип мөрәҗәгать итте казанлыларга «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе.

Патриотик акциянең әһәмиятен кичә «Бердәм Россия» төбәк бүлегенең Халык программасы буенча комиссия утырышында Дәүләт Думасы депутаты Татьяна .Ларионова билгеләп үтте.

«Тиздән Бөек Ватан сугышы башланган көн. Без бу көнне илебез тарихын яңадан язарга, Бөек Ватан сугышы геройларын онытырга һәм бүген безнең белән янәшә булган тыл хезмәтчәннәренә игътибар бирмәскә ярамаганлыгын тагын бер кат сөйләргә тиеш» дип ассызыклады парламентарий.

Исегезгә төшерәбез, «Сугышның утлы картиналары» акциясе «Тарихи хәтер» партия проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә барлык герой-шәһәрләрдә, хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә узачак.

Казанда чара Ямашев проспекты, 41а адресы буенча Җиңү паркында узачак.

Чараның программасы:

18: 00 — Катнашучыларның җыелуы.

19: 00 — Концерт программасы башлана.

19: 40 — «Җәлил» театральләштерелгән куелышы: бөек шагыйрьнең тормышы, әсирлектә көрәше һәм үлемсез батырлыгы турындагы драматик күренеш.

20: 30 — Сәламләү сүзләре: мәртәбәле кунаклар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, яшьләр оешмалары лидерлары чыгышлары.

21: 00 — шәм кабызу тантанасы: «Сугышның утлы картиналары» Халыкара акциясе старт ала.

Ә 22 июньгә каршы төндә, 01: 30 сәгатьтә, Хәтер һәм кайгы көнендә Бердәм Россия Яшь Гвардиясе Татарстан төбәк бүлеге «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлеге һәм Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәмендә «Хәтер шәме» акциясен оештыра. Акциядә катнашучылар һәлак булган сугышчылар истәлегенә лампалар кабызачаклар һәм Горький паркындагы Мәңгелек уттан Җиңү Паркындагы Мәңгелек утка кадәр барачаклар. Җиңү Паркына килеп җиткәч, алар лампалар куячаклар һәм Бөек Ватан сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International