Кырым хакимияте тәкъдимнәре нигезендә, Татарстан балаларны һәм төркемнәрне республика территориясендә ял һәм сәламәтләндерү оешмаларына җибәрүне 1 сентябрьгә кадәр туктатып тора. Исегезгә төшерәбез, Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксёнов Указы белән Кырым Республикасының балалар лагерьларында алдагы сменалар гамәлдән чыгарылды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров болай дип сөйләде: «Бүгенге көндә Татарстан балалары Кырым Республикасының ике лагеренда урнашкан, һәм алар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән: кайнар ризык, эчәр су.
Җәйне диңгездә уздырырга ниятләгән барлык балаларга да альтернатив вариантлар тәкъдим ителәчәк: Краснодар краенда диңгез ярында яки акчаларны кире кайтару каралган. Республикада оператив штаб эшли, вәзгыять даими контрольдә астында тора. Ата-аналар мәгълүмат алу өчен кайнар линиягә 8(843) 292-29-19 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар».