Татарстанның Питрәч районында 27-28 июньдә «Әлбәдән» VIII Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узачак. Илнең иң зур хәрби-тарихи вакыйгаларының берсе программасы турында Казандагы матбугат конференциясендә катнашучылар сөйләде.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов билгеләп үткәнчә, сигез ел эчендә фестиваль республикада патриотик тәрбия бирүнең төп проектларының берсенә әверелде: «Фестиваль 2018 елда гына эшли башлаганда, аның ел саен уздырылачагына беркем дә гарантия бирә алмады. Бүген «Әлбәдән» – тарих дәреслек бите булудан туктаган урын. Яшь кеше вакыйгаларны үз күзләре белән күрә, җиңүнең бәясен аңлый һәм җиңүчеләр буыны белән шәхси элемтәне тоя ала. Нәкъ менә шундый проектлар тарихка һәм үз иленә аңлы мөнәсәбәт формалаштыра».
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Тимур Камалетдинов фестивальнең Ватан тарихын популярлаштыру өчен әһәмиятен билгеләп үтте: «Хәрби-тарихи реконструкция яшьләрне үткәннәрне өйрәнүгә җәлеп итүнең иң тамашалы һәм нәтиҗәле формаларының берсе булып кала. Интерактив мәйданчыклар һәм сугышчан эпизодларны реконструкцияләү аша катнашучылар һәм тамашачылар Бөек Ватан сугышы тарихын һәм Татарстан халкының Җиңүгә керткән өлешен тирәнрәк аңлау мөмкинлеге ала».
Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова фестиваль мәйданчыгын әзерләү турында сөйләде: «Без логистика, кунакларның иминлеге һәм уңайлылыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирәбез. Мәйданчыкта туклану нокталары, балалар зоналары, күргәзмә пространстволары һәм мастер-класслар эшләячәк. Башка төбәкләрдән катнашучылар өчен палаткалы лагерь каралган. Без һәр кунакның Питрәч районының кунакчыллыгын тоюын телибез».
Проект авторы Наилә Таҗиева хәбәр иткәнчә, фестиваль программасы быел сугышны 1941 елның 22 июнендә беренче сәгатьләрдә каршы алган Татарстан геройларына багышланачак.
«Ел саен без яңа сюжетлар һәм яңа тарихлар эзлибез. Быел Бөек Ватан сугышының беренче сәгатьләрендә батырлык күрсәткән татарстанлылар турында сөйләрбез. Тылдагы хезмәт батырлыгы темасына аерым игътибар бирәбез. Тамашачыларны яңа интерактив һәм иммерсив программалар көтә, алар анда вакыйгаларның турыдан-туры катнашучылары була алача», – дип сөйләде ул.
Фестивальдә Россиянең һәм Беларусның төрле төбәкләреннән реконструкторлар катнашачак. Концерт программасында «Белорус легендалары» белорус коллективы һәм Россиянең атказанган артисты Александр Маршал чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров тамашачыларга тәкъдим ителәчәк яңа тарихи эпизодлар турында сөйләде: «Без ел саен Брест крепостенең тарихын яңа почмактан күрсәтергә тырышабыз. Быел тамашачылар крепость оборонасы һәм немец огнеметчылары гамәлләре белән бәйле эпизодларны күрәчәк. Моннан тыш, без беренче тапкыр Гражданнар сугышы вакыйгаларын күрсәтәчәкбез, ул Петр Гавриловның Брест крепостенең булачак яклаучысы булуына бәйле. Гадәттәгечә Бөек Ватан сугышы башлану реконструкциясе дә иртәнге сәгать дүрттә булачак. Нәкъ менә бу эпизод безнең фестивальнең визит карточкасы булды».
Реконструкцияләрдә бөтен илдән хәрби-тарихи клублар вәкилләре катнашачак – Беларустан алып Ерак Көнчыгышка кадәр.
Питрәч районының туризмны үстерү буенча баш белгече Лилия Кантуганова фестивальнең территорияне үстерү өчен әһәмиятен ассызыклады: «Безнең өчен «Әлбәдән» – вакыйгалы туризмның флагман проекты. Фестиваль аша без кунакларны Питрәч районының тарихы, мәдәнияте һәм туристик потенциалы белән таныштырабыз. Күпләр монда беренче тапкыр нәкъ менә фестиваль ярдәмендә килә, ә аннары инде туристлар буларак кайтып китә».
Фестивальнең төп вакыйгалары өч масштаблы хәрби-тарихи реконструкция, сугыш чоры модаларын күрсәтү, парашютчылар чыгышлары, интерактив мәйданчыклар, техника күргәзмәләре һәм концерт программасы булачак.
Фестиваль Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган җирендә – Татарстанның Питрәч районы Альвидино авылында узачак. Оештыручылар Россиянең төрле төбәкләреннән меңләгән кунак көтә. Мондый чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
