Яр Чаллыда «ФормАрт» проектының төбәк этабы җиңүчесеннән мурал барлыкка киләчәк

2026 елның 24 июне, чәршәмбе

Татарстанда «ФормАрт» урам сәнгате фестиваленең төбәк этабында рәссам Александр Попов җиңүче булды, аның эскизы 96 катнашучы арасында иң яхшысы дип танылды.

Идел буе федераль округының «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленең VII сезоны кысаларында 2026 елгы гариза кампаниясенә йомгак ясалды. Быел фестивальнең төп тематикасы Россия халыкларының бердәмлеге елына бәйле. Катнашуга барлыгы 400 гариза бирелгән. Катнашучылар активлыгы буенча Башкортстан Республикасы һәм Татарстан лидер булды.

«ФормАрт» фестивале урам сәнгатен үстерүнең һәм заманча шәһәр мохитен булдыруның мөһим коралына әверелде. Бигрәк тә Яр Чаллының 400 еллыгы елында шәһәр шундый якты арт-объект алачак. Мурал Тынычлык проспекты, 35 йорт адресы буенча урнашкан бина фасадында булдырылачак», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Рәссам Александр Попов эшенең төп темасы –  буыннар дәвамчанлыгы һәм гаилә кыйммәтләре. Композициянең нигезен әби һәм оныкның традицион ризык әзерләү сәхнәсе тәшкил итә, ул традицияләрне өлкәннәрдән кечкенәләргә тапшыруны символлаштыра. Эштә милли орнаментларга һәм символларга аерым игътибар бирелә.

Сәнгать эшләренә рәсем ясау 2026 елның җәендә узачак. Аларны барлыкка китерү процессын formartpfo.ru проект сайтында күзәтергә мөмкин.  Алга таба Иҗтимагый тавыш бирү узачак, анда проектның Бөтенроссия этабында җиңүче билгеләнәчәк. Җиңүчеләрнең исемнәрен 2026 елның августында Кировта узачак тантаналы чарада игълан итәчәкләр. I, II һәм III урыннарны яулаучылар киләчәктә иҗади үсеш өчен 100-200 мең сум күләмендә грантлар алачак.

Фестиваль «Яшьләр өчен мөмкинлекләр 3.0» кампаниясенә ярдәм йөзеннән «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бурычлары нигезендә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International