Татарстанда эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XIV ачык республика телевизион иҗат фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаны 2026 елның 2 октябренә кадәр бирергә мөмкин.
Быел фестиваль Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана. Катнашуга республика предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре чакырыла. Катнашучылар ялгыз да, команда составында да чыгыш ясый алалар.
Командалар составына керүче остазлар өчен яшь квоталары каралган. 36 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге катнашучылар саны төп яшь категориясендәге конкурсантлар санының 50 процентыннан, 41 яшьтән алып 45 яшькә кадәр – 25 процент, 46 яшьтән алып 50 яшькә кадәр – шулай ук 25 процентыннан артмаска тиеш
Катнашуның төп шарты үзгәрешсез кала: конкурсант җитештерү өлкәсе, сервис яки хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиесенең штатлы хезмәткәре булырга, төп эш урынында кимендә алты ай эш стажы булырга һәм тулы ставкада эшләргә тиеш. Бу очракта мәдәният тармагы хезмәткәрләренә катнашырга рөхсәт ителми, алар өчен белдерелгән номинацияләрдә чыгышлар һөнәри эшчәнлек булып тора. Фестивальдә катнашу өчен оештыру кертеме каралмаган.
Фестивальнең сайлап алу этаплары Татарстанның өч шәһәрендә узачак:
Катнашучылар үзләрен өч иҗади юнәлештә күрсәтә алачак: «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты».
Һәр зона этабы йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү һәм гомумкоманда зачетына нәтиҗәләр ясау белән гала-концертлар узачак. Сайлап алу турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре үз предприятиеләрен 13-14 ноябрьдә Казанда узачак фестиваль финалында тәкъдим итәчәк.
Проектның кульминациясе 16 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында йомгаклау гала-концерты булачак. Биредә фестивальнең гран-при иясен билгеләячәкләр. Җиңүче команда Татарстан Республикасы Рәисенең күчмә кубогын, диплом һәм 500 мең сум күләмендә акчалата премия алачак. Шулай ук «Безнең заман герое» дигән махсус титул тапшырылачак, аның иясенә 300 мең сум күләмендә премия биреләчәк.
Фестиваль уздыру елларында Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләренең меңнән артык предприятие һәм оешмаларыннан 13 меңнән артык яшь хезмәткәрне берләштерде.
Проектның үзенчәлеге булып аның белем бирү өлеше кала. Катнашучылар өчен гадәттәгечә Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, сәхнә хәрәкәте, пластика, хореография, вокал һәм конферанс буенча мастер-класслар оештырыла.
«Наше время – Безнең заман» фестивале Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм башкалар инициативасы белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Чара шулай ук эшләүче яшьләрнең иҗади үзбилгеләнүе өчен республикада иң эре мәйданчык булып тора. Яшьләр инициативаларына ярдәм итү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.