Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйровтан Яшьләр көне белән котлау

2026 елның 26 июне, җомга

Хөрмәтле дуслар!

Яшьләр көне белән котлыйм сезне!

Әлеге бәйрәм – үз хезмәте, таланты, инициативасы һәм битараф булмавы белән Татарстанны һәм илебезне көн саен алга этәргән кешеләргә рәхмәт белдерү өчен яхшы мөмкинлек. 

Бүген республикада миллионнан артык яшь кеше яши. Сезнең һәркайсыгыз үз юлы белән бара: кемдер әле укый гына, икенчеләре икътисадыбызның төрле өлкәләрендә эшли, бизнесны үстерә, Ватанга хезмәт итә, кешеләргә ярдәм итә, яңа проектлар төзи, балалар тәрбияли. Әмма барысын да әйләнә-тирәдәге тормышны яхшы якка үзгәртү теләге берләштерә.

Без еш кына балалар һәм яшьләр – ул безнең киләчәгебез, дип әйтәбез. Дөрестән дә, Татарстан яшьләре инде хәзер үк республиканың чынбарлыгын билгели. Нәкъ менә сез яңа производстволар эшләтеп җибәрәсез, технологияләр булдырасыз, ярышларда җиңәсез, мәдәниятне, ихтыярый эшчәнлекне һәм иҗтимагый инициативаларны үстерәсез. 

Татарстан – һәрвакыт мөмкинлекләр территориясе. 

Биредә белем алырга, проектыңны гамәлгә ашырырга, фикердәшләр табарга, эшеңне ачарга, үзеңне иҗатта, спортта, иҗтимагый эшчәнлектә күрсәтергә мөмкин.

Шуңа күрә хыялланыгыз, амбициоз максатлар куегыз һәм хата ясаудан курыкмыйча, максатларыгызга таба атлагыз. Иң мөһиме – туктамаска һәм алга барырга. 

Кабул иткән карарлары, командасы, эше, туган шәһәре, районы һәм республикасы өчен җаваплы булган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. 

Сезгә энергия, ышаныч, тугры дуслар, бәхетле гаилә, кызыклы эш һәм зур җиңүләр телим.

Һәр көнегез идеяләр, мөмкинлекләр һәм алга хәрәкәт вакыты булган Яшьләр көне кебек булсын.

Бәйрәм белән! Яшьләр көне белән!

Алга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International