Азат Кадыйров: «Сайлау ноктасы» яшьләргә сайлаулар турында мәгълүматны беренчеләрдән булып ишетергә мөмкинлек бирәчәк»

2026 елның 27 июне, шимбә

Яшьләр көнендә «Урам» экстрим-паркы территориясендә «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәге ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров катнашты. Үз чыгышында ул 2026 елгы сайлау кампаниясе чорында мәйданчыкның максатларын һәм эш форматын билгеләде.

Министр үзәкне нәкъ менә Яшьләр көнендә эшләтеп җибәрүнең символик булуын билгеләп үтте, шулай ук көн саен берничә мең кеше йөри торган экстрим — парк урынын сайлау максатчан аудиторияне максималь колачлауны тәэмин итәчәк, дип ассызыклады.

«Мондый үзәкне ачу яшьләребезгә булачак чара, тавыш бирү сроклары һәм тәртибе турында яңа мәгълүмат бирү ноктасы булачак», — дип белдерде Азат Кадыйров.

Аның сүзләренчә, мәгълүмат үзәкләре практикасын дәвам итү турындагы карар узган елгы кампания нәтиҗәләрен анализлау нигезендә кабул ителгән. Министр чыгышында беренче тапкыр тавыш бирүчеләр категориясенә аерым игътибар бирелде.

«Безнең исәп буенча быел беренче тапкыр 43 мең яшь кеше тавыш бирәчәк. Яшьләргә проектлар, сайлау циклы, илнең төп закон чыгару органы булган Дәүләт Думасында мандатларга дәгъва кылучы партияләр турында мәгълүмат бирү мөһим», — дип ассызыклады Азат Кадыйров.

Министр хәбәр иткәнчә, үзәк базасында чакырылган экспертлар һәм спикерлар белән системалы эш планлаштырылган. Мәйданчык иҗтимагый-сәяси тормышның актуаль мәсьәләләре буенча дискуссияләр, дебатлар һәм түгәрәк өстәлләр уздыру өчен файдаланылачак. Моннан тыш, үзәк эшчәнлегенә яшьләр парламенты, республиканың яшьләр хөкүмәте, шулай ук коммерцияле булмаган оешмалар җәлеп ителәчәк.

«Яшьләр парламенты актив катнашачак. Балалар бик актив, идеяләре һәм проектлары күп, аларның күбесе инде гамәлгә ашырылган», — дип билгеләде министр.

Азакта Азат Кадыйров катнашучыларны бәйрәм белән котлады, яшьләрнең яшь кысалары белән түгел, ә эчке халәте белән билгеләнүенә басым ясады. Ул яңа мәгълүмат үзәге яшьләрне җәлеп итәр һәм аларның электораль активлыгын арттырыр, дип ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International