1 июльдән 5 июльгә кадәр «Регата»да уза торган «Алтын каләм – Золотое перо» Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең күчмә программасы рәсми рәвештә старт алды. Быел программада 75 кеше катнашты.
Быел программада Казаннан һәм аңа якын Әлмәт, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Менделеевск, Азнакай, Мамадыш, Норлат, Чистай, Баулы, Түбән Кама, Оренбург, Биектау районы, Яңа Чишмә районы, Лаеш районы, Чүпрәле районы, Арча районы, Мамадыш районнарыннан 75 кеше катнашты. Үткән гаризалар буенча студентлар медиасы, телевидение, массакүләм матбугат чаралары һәм фотожурналистика юнәлешләре алда бара.
Программа медиа һәм журналистиканың профессиональ мохитенә тулысынча чуму принцибы буенча төзелгән. Чара белем бирү лекцияләрен, командаларда практик эшне, нетворкинг һәм мәдәни блокны берләштерә.
«Алтын каләм» күптән инде Татарстан медиасферасы өчен яшь кадрлар әзерләү системасының бер өлеше булып тора. Фестивальне тәмамлаучыларның күбесе бүген редакцияләрдә, матбугат хезмәтләрендә эшли, үз медиапроектларын булдыра. Биредә катнашучылар белем генә түгел, беренче һөнәри тәҗрибә дә алалар, командада эшләргә, редакцион карарлар кабул итәргә һәм үз материаллары өчен җаваплылык алырга өйрәнәләр. Мондый проектлар яшьләргә аңлы рәвештә һөнәр сайларга һәм тармакта үз урыннарын табарга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Беренче көн җайлашуга һәм процесска кереп китүгә багышланды. Фестиваль кысаларында катнашучылар Иннополис шәһәрендә булдылар, анда инновацион үзәк һәм университет территориясе буйлап танышу экскурсиясе узды. Укучылар һәм студентлар ясалма интеллект, карьера юлы темасына беренче лекцияләр тыңладылар һәм остазлар белән эшләргә өлгерделәр.
Фестиваль командалары остазлары әйтүенчә: «Әлеге фестивальдә иң кыйммәтлесе – спикерлар да, программа да түгел. Иң кыйммәтлесе – катнашучылар һәм аларның сораулары. Без ялгышырга, сынап карарга һәм яңадан уйлап карарга мөмкин булган мохит булдырабыз. Һәм әгәр бу көннәрдә алар бер генә тапкыр булса да үзләренә «мин башкача булдыра алам» дип әйтсәләр – без барысын да дөрес эшләгәнбез дигән сүз».
Проект «Яшьләр һәм балалар» милли проектының» «Яшьләр өчен мөмкинлекләр 3.0» кампаниясенә ярдәм итү бурычларына туры китереп үткәрелә.
Фестиваль Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Россия яшьләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика оешмасы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары белән берлектә уздырыла.
