Яр Чаллыда «Мастеровые» Рус драма театрында Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты ветераннарына багышланган тантаналы чара узды. 400дән артык катнашучы берничә буын төзелеш отрядларының ил үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтү өчен җыелды.
Катнашучыларны «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры, Россия машина төзүчеләр берлеге рәисе Сергей Чемезов, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Россия Яшьләре җитәкчесе урынбасары Денис Аширов сәламләде.
Кичәнең төп өлеше бүләкләү тантанасы булды. Дәүләт, ведомство һәм иҗтимагый бүләкләрне студент отрядлары ветераннары, предприятиеләр җитәкчеләре, яшьләр хәрәкәте вәкилләре һәм Россиядә һәм Татарстанда төзелеш отряды хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән активистлар алды.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров студентлар отрядлары хәрәкәте илдәге иң көчле яшьләр традицияләренең берсе булып калуын билгеләп үтте: «Студентлар отрядлары – миллионлаган яшьләрнең тормышын үзгәрткән 67 еллык зур тарих. Хәрәкәтнең һәр ветеранына нигез салганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, Татарстан һәм бөтен Россия студентлар отрядлары бу традицияне саклаячак, хәрәкәтне үстерәчәк һәм үз хезмәтләре белән илебез икътисадына өлеш кертәчәк, дип ышандырасым килә».
Бүген студентлар отрядлары актив рәвештә үсүен дәвам итәләр һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше булып калалар. Быел гына да «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте җитештерү мәйданчыкларында бишенче мәртәбә илнең 17 төбәгеннән 300дән артык студентны берләштерәчәк Бөтенроссия җитештерү проекты узачак. Бүгенге көндә Россия студентлар отрядларында Россиянең 86 төбәгеннән барлыгы 400 меңнән артык катнашучы исәпләнә.
Рәсми өлешнең ахыры мәдәни программа булды. Кунакларга дуслык, тугрылык һәм хыяллар турында, тамашачыларның күңеленә хуш килгән «То самое» спектаклен тәкъдим иттеләр. Аягүрә басып финал алкышлары студотрядчыларның төрле буыннарын берләштергән һәм хәрәкәт традицияләренең яшәвен һәм яшьләрне яңа хезмәт казанышларына рухландыруын тагын бер кат раслаган кичәнең символик тәмамлануы булды. Мондый чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
