Казанда «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы кысаларында Россия Яшьләре җитәкчесе урынбасары Егор Литвиненко, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм Һиндстан Республикасы делегациясе очрашты. Алар халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү, академик алмашулар, эшмәкәрлек һәм яшьләр өчен уртак проектлар турында фикер алыштылар.
Россия Яшьләре җитәкчесе урынбасары Егор Литвиненко билгеләп үткәнчә, чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек ике ил яшьләре өчен дә яңа мөмкинлекләр ача: «Россия озак вакытлы халыкара яшьләр багланышларын үстерү белән кызыксына. Мондый очрашулар багланышларның яңа форматларын табарга, уртак проектлар булдырырга һәм яшьләргә мәгарифтә, эшмәкәрлектә һәм иҗтимагый эшчәнлектә мөмкинлекләрне киңәйтергә мөмкинлек бирә».
Һиндстан делегациясе вәкилләре 110 илдән яшьләр оешмаларын берләштерә торган Халыкара кооператив альянсның Халыкара яшьләр комитеты эше турында сөйләделәр. Очрашу барышында яшьләрне кооператив хәрәкәткә җәлеп итү механизмнары, мәгариф программаларын, яшьләр лидерлыгын һәм эшмәкәрлек инициативаларын үстерү турында фикер алыштылар.
Россия-Һиндстан яшьләр алмашу перспективаларына аерым игътибар бирелде. Хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләре арасында – үзара делегацияләр оештыру, студентларны эшкә урнаштыру программаларын үстерү, уртак эшмәкәрлек проектларын булдыру һәм халыкара яшьләр чараларын уздыру.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров Һиндстан ягы вәкилләрен август аенда Татарстанда узачак Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашырга чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, республика БРИКС илләренең яшьләр оешмалары белән Халыкара хезмәттәшлекне эзлекле рәвештә үстерә һәм Һиндстан белән партнерлык багланышларын киңәйтергә тели.
Азат Кадыйров шулай ук ассызыклаганча, Татарстан Республикасы бүген үк Россиядә халыкара яшьләр хезмәттәшлеге үзәкләренең берсе булып тора: «Бүген Татарстанда 250 меңнән артык студент белем ала, шуларның 30 меңнән артыгы – чит ил студентлары. Алар арасында Һиндстаннан килгән яшьләр дә күп. Алар җәмәгать тормышында актив катнашалар, проектларны гамәлгә ашыралар, грант конкурсларында җиңүчеләр булалар, студентлар отрядларында эшлиләр. Безнең өчен Татарстанда белем алуның яшьләргә сыйфатлы белем генә түгел, ә камилләшү, һөнәри үсеш һәм халыкара аралашу өчен мөмкинлекләр бирүе дә мөһим».
Очрашу нәтиҗәләре буенча уртак проектларны эшләтеп җибәрү һәм хезмәттәшлеккә озак вакытлы системалы характер бирү буенча тәкъдимнәр эшләргә килештеләр.
