«УРАМ» урам культуралары фестивале Казанда ике көн — 29 һәм 30 август көннәрендә узачак

2026 елның 15 июле, чәршәмбе

Август ахырында «УРАМ» экстрим-паркында сигезенче «УРАМ» урам культуралары фестивале узачак. Бер мәйданчыкта чара Россиянең төрле төбәкләреннән экстремаль спорт, заманча иҗат, урам сәнгате һәм креатив индустрия вәкилләрен берләштерәчәк.

Фестиваль программасы ике көнгә исәпләнгән һәм спорт ярышларын, белем бирү лекториен, бию баттлларын, артистлар чыгышларын, локаль брендлар маркетын һәм партнерларның интерактив мәйданчыкларын үз эченә ала.

29 августта экстремаль спортның җиде дисциплинасы: BMX, самокат һәм роллер-спорт, скейтбординг, паркур, воркаут һәм стритбол буенча ярышларның квалификация этаплары узачак.

Шул ук көнне киңәйтелгән белем бирү программасы эшли башлаячак. Аның кысаларында федераль экспертлар — урам мәдәнияте индустриясе лидерлары, профессиональ спортчылар, җыелма командалар тренерлары, креатив индустрияләр һәм яңа медиа өлкәсендә белгечләр катнашында панцияләр, мастер - класслар һәм панель дискуссияләр узачак.

30 августта тамашачылар спорт ярышларының финалын һәм бию баттлларын күрәчәк. Шулай ук белем бирү блогы да дәвам итәчәк. Фестиваль федераль һәм локаль артистлар һәм диджей-сетлар катнашында зур концерт белән тәмамланачак.

«Быел «УРАМ» фестивален яңача оештырасыбыз килә, ләкин ирек, ачык атмосфера һәм үз-үзебез булу мөмкинлеген саклап калырга кирәк. Спорт, мәгариф форматлары, төрле өлкәләрдәге кешеләр белән очрашулар һәм аралашулар күбрәк булачак. Монда якты тәэсирләр өчен генә түгел, яңа танышулар, идеяләр һәм киләчәк уртак проектлар өчен дә килүләрен телим. Бик җанлы һәм чын-чынлап текә булыр дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте «УРАМ» фестивале продюсеры Виктория Свищева.

Фестивальдә тамашачыларны, спортчыларны һәм белем бирү программасын тыңлаучыларны да кертеп, 15 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Фестивальнең барлык чараларына алдан теркәлү буенча керү ирекле: timepad.ru/event/4085642/

Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәмендә башкарыла. Проект «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International