2026 елда Татарстанның 2,5 меңнән артык студентын предприятиеләргә эшкә урнаштырдылар

2026 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан студотрядлары ярдәмендә 2026 елда сәнәгать предприятиеләренә 2 571 студент эшкә урнашты. 1 900дән артык студент оборона-сәнәгать комплексы объектларында эшләүне сайлаган.

Аларның күбесе предприятиеләрдә практика уза, шул ук вакытта хәзер сәнәгать өлкәсендә 1 050 яшь белгеч эшли. Проектка барлыгы 26 эш бирүче кушылды.

Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтчелек советы рәисе урынбасары Василий Ислаев билгеләп үткәнчә, студентларны сәнәгать предприятиеләрендә эшләргә җәлеп итү тармакның кадрлар резервын формалаштырырга ярдәм итә. Аның сүзләренчә, бүген оборона-сәнәгать комплексы өчен белгечләргә ихтыяҗ аеруча зур, ә студент отрядлары яшьләргә уку вакытында ук эшче һөнәр алырга һәм белемнәрен практикада кулланырга мөмкинлек бирә.

Предприятиеләрдә эшли башлар алдыннан студентлар кирәкле белгечлекләр буенча бушлай белем алалар. 2026 елның язында Татарстанның сәнәгать предприятиеләре өчен 1 426 кеше әзерлек узган –  бу укучыларның яртысы диярлек. Көзгә тагын 1 680 студентны өстәмә укыту планлаштырыла.

Иң популяр эшче һөнәрләр булып электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, механик җыю эшләре слесаре һәм кул белән дугалы эретеп ябыштыручы кала. Бу юнәлешләрне меңнән артык яшь кеше сайлаган. Студентлар белем ала торган аз таралган белгечлекләр арасында – сугыш кирәк-яраклары җыючы, кулдан кислород кисүче, пилотсыз авиация системалары операторы Һәм лаборант-микробиолог.

Татарстанда студент отрядларының җитештерү юнәлеше 2020 елдан бирле үсә. 2024 елдан республика бу юнәлешне үстерү буенча Россиянең терәк төбәкләренең берсенә әверелде. Ел саен биредә бөтенроссия һәм төбәкара хезмәт проектлары уза, аларда илнең төрле төбәкләреннән студентлар катнаша. Аларның күбесе практикадан соң предприятиеләрдә эшләвен дәвам итә.

Татарстанның иң эре эш бирүчеләре  –  «КАМАЗ», «Алабуга» махсус икътисади зонасы һәм «ПОЗиС» – берничә ел рәттән студентлар отрядларында катнашучыларны эшкә урнаштыру өчен иң яхшы предприятиеләрнең берсе булып танылдылар.

2025 елда Татарстанның җитештерү отрядларының эш практикасы Россия Хезмәт министрлыгының Яяьләрне эшкә урнаштыруның иң яхшы практикалары Бөтенроссия конкурсында «Төп өстенлекле тармакларда яшь талантлар яки яшь лидерлар» номинациясендә беренче урынны алды.

Татарстан студентлар отрядларының эшен «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычлары кысаларында республиканың яшьләр эшләре министрлыгы координацияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International