Вертолетный утравында 7 июльдән 11 июльгә кадәр узган «Эзләү фронты» Бөтенроссия эзләүчеләр мәктәбенә нәтиҗә ясадылар. Ябылу тантанасы кысаларында мәктәп нәтиҗәләре игълан ителде һәм Россия эзләнү хәрәкәтендә катнашучылар бүләкләнде.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров мөрәҗәгать итте:
«Сез чынлыкта игелекле эш белән шөгыльләнәсез. Сез тарихны саклыйсыз, илебез азатлыгы өчен гомерләрен биргән солдатларны табасыз,-һәм бу эш тагын бик күп еллар дәвам итәчәк. Җитәкчеләрегез белән бергә эшләгәннәрегез безнең ил тарихына һәм еллар буе югалган туганнарын таба алмаган гаиләләр тормышына бәяләп бетергесез өлеш кертә, ә сезнең эшегез нәтиҗәсендә аларның исемнәре ниһаять ачыклана. Сезнең кебек кешеләр - илебезнең имин үсеше нигезе, чөнки сезнең кулларда һәм сезнең йөрәкләрдә чын тарих саклана».
Өч көн дәвамында эзләнүчеләр эзләү хисабын тутыру, анатомия, Бөтенроссия мәгълүмат-эзләү үзәге сайты белән эшләү һәм беренче ярдәм темаларын үзләштерделәр. Түгәрәк өстәлдә солдат медальоннарын укуда инновацион методларны куллану турында фикер алыштылар. Экспертлар шулай ук эзләүгә археологик якын килүне, эзләү эшләрен үткәргәндә куркынычсызлык техникасын һәм идентификацияләүнең молекуляр-генетик методларын куллануны яктырттылар. Укулар алган белемнәрне практикада куллану һәм күнекмәләрне эшкәртү белән тәмамланды.
Координацион совет әгъзасы, «Россия эзләнү хәрәкәте» Идел буе федераль округы вәкиле Андрей Мордвинов актив иҗтимагый эшчәнлекләре, Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген саклауга һәм мәңгеләштерүгә керткән зур өлешләре һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия биргәннәре өчен Бөтенроссия эзләнү мәктәбен оештыручыларга рәхмәт хатлары тапшырды:
«Бу көннәр безгә күп нәрсәләр бүләк итте: яңа дуслар, утрауның мөһим фикерләр туа торган гаҗәеп почмаклары һәм тирән белемнәр. Әлеге багаж белән без төп миссиябезне үтәү - геройларның исемнәрен кайтару өчен юлга чыгабыз».
Татарстан Республикасының «Ватан» Берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы рәисе Александр Коноплев лекцияләр, семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр вакытында күтәрелгән темаларның әһәмиятен билгеләп үтте, хөрмәтле экспертларга һәм эзләү мәктәбендә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Чара ахырында барлык делегациядән катнашучылар «Эзләү фронты» Бөтенроссия эзләү мәктәбендә актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары алдылар.
Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтенроссия мәгълүмат-эзләү үзәге һәм «Россия эзләү хәрәкәте» берләшмәсе ярдәмендә Татарстан Республикасының «Ватан» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы оештыра. «Эзләү фронты» проекты чаралары гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президентының Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән грантын кулланып, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте финанс ярдәме белән уздырыла.
Эзләнү отрядларының эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
