Татарстан мәктәп укучыларын һәм студентларын «Транспорт инженерлары» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар

2026 елның 17 июле, җомга

Беренчеләр Хәрәкәте «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Фәндә беренчеләр» проекты кысаларында уздырыла торган «Транспорт инженерлары» Бөтенроссия балалар инженер уйлап табулар конкурсы башлануы турында игълан итте.

Конкурс балалар һәм яшьләрнең инженер һөнәрләренә, фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм техник иҗатка кызыксынуын үстерүгә, шулай ук транспорт тармагы өчен талантлы булачак белгечләрне ачыклауга юнәлдерелгән.

Катнашуга 9 яшьтән 20 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм көллият студентлары чакырыла. Катнашучылар үзләрен ике — креатив һәм технологик юнәлештә күрсәтә алачак һәм тимер юл, авиация яки автомобиль транспорты өчен чишелешләр тәкъдим итә алачак.

Креатив юнәлештә индивидуаль катнашу, ә технологик юнәлештә 3-4 кешедән торган команда эше каралган. Конкурс дүрт этапта узачак: биремнәрне теркәү һәм үтәү, экспертлар сайлап алу, финалистлар белән онлайн-консультацияләр һәм финал.

«Транспорт инженерлары» Бөтенроссия конкурсы инде Россия транспорт тармагын модернизацияләүгә өлеш кертергә әзер булган сәләтле балаларны эзләү һәм үстерүнең нәтиҗәле коралына әйләнде. Проект яшьләргә карьера траекториясен төзергә ярдәм итә торган зур тәҗрибә бирә», — дип билгеләп үтте Беренчеләр Хәрәкәте идарәсе Рәисе, Россия Герое Артур Орлов.

Конкурсны оештыруда Россия тимер юллары, Аэрофлот һәм АВТОВАЗ катнаша.

«Компания талантлы инженер кадрларына мохтаҗ, ә аларны мәктәп эскәмиясеннән үк әзерли башларга кирәк. Конкурс бөтен ил балаларында зур кызыксыну уятты һәм аларга проект эшчәнлегенең беренче тәҗрибәсен алырга ярдәм итә», - дип ассызыклады Россия тимер юллары генераль директоры урынбасары Сергей Саратов.

Узган сезонда конкурс бөтен Россиядән 87 меңнән артык гариза җыйды. Финалга 354 катнашучы һәм остаз чыкты, ә 88 кеше җиңүче һәм призер булды.

Катнашуга гаризаны Беренчеләр Әәрәкәтенең рәсми  сайтында бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International