Татарстаннан Оренбургта уза торган «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының округ этабында Лаеш районының «Пиранья» командасы катнаша.
«Аҗаган 2.0» бүген бөтен ил буйлап меңләгән яшүсмерләрне һәм яшьләрне берләштерә. Катнашучыларның күбесе өчен – үзеңне сынап карау, командада эшләргә өйрәнү, лидерлык сыйфатларын үстерү һәм тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә яңа күнекмәләр алу мөмкинлеге ул.
Быел Татарстаннан округ этабында берьюлы ике отряд катнаша. Кече яшь категориясендә Түбән Кама кадет мәктәбеннән «Волки-НК» командасы, ә өлкән категориядә Лаеш районының һөнәри белем бирү оешмалары студентлары кергән «Пиранья» командасы чыгыш ясый.
Оренбургка барыр алдыннан катнашучылар «Авангард» республика үзәге базасында махсус хәрби операция ветераннары җитәкчелегендә әзерлек үттеләр. Балалар тактик медицина, инженерлык әзерлеге, урында ориентлашу, маскировка һәм командалы хезмәттәшлек күнекмәләрен үзләштерделәр.
Округ этабында укучыларны һәм студентларны ут һәм тактик әзерлек, радиация, химик һәм биологик яклау, беренче ярдәм күрсәтү буенча сынаулар, шулай ук хәрби-гамәли дисциплиналар буенча команда ярышлары көтә.
Хәзер яшь катнашучыларга республика халкының ярдәме кирәк – конкурс этапларының берсе социаль челтәрләрдәге активлык белән бәйле. Командага ярдәм итү өчен отрядның «ВКонтакте» дагы рәсми бергәлегенә язылу да җитә: : https://vk.ru/club240064830
Татарстан яшьләренә «Аҗаган 2.0» округ этабында уңышлы чыгыш ясауларын телибез!