Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы балалар лагерьлары эше буенча «кайнар линия» үткәрәчәк

2026 елның 22 июле, чәршәмбе

24 июльдә 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2026 елның җәйге чорында балалар лагерьларының эшен оештыруга багышланган «кайнар линия» узачак.

Чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының 2026 елга эш планы нигезендә уздырыла. Аның максаты – җәмәгать контролен гамәлгә ашыру һәм балалар лагерьларында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү.

«Кайнар линия» кысаларында балалар ялын оештыруның төп аспектларына: яшәү шартларына, туклану сыйфатына, балаларның иминлеген тәэмин итүгә, шулай ук тәрбия һәм белем бирү программаларын карап тотуга аерым игътибар биреләчәк.

Гражданнар үз тәкъдимнәрен, гаризаларын һәм шикаятьләрен:

  • «кайнар линия» телефоны буенча: 8 (800) 350-44-72;
  • Иҗтимагый палатаның интернет-кабул итү бүлмәсе аша;
  • Яндекс-форма ярдәмендә: https://forms.yandex.ru/u/6a58c2faf47e730e35909381/ җибәрә ала.

Һәр мөрәҗәгать буенча мөрәҗәгать итүчеләр профильле белгечләрдән җавап алачак. «Кайнар линия» эшендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, шулай ук Казанның балалар лагерьлары җитәкчеләре катнашачак.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы республика халкына «кайнар линия» дә актив катнашырга һәм балалар ялын оештыруның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышырга тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International