Яр Чаллыда «ФормАрт» фестиваленең төбәк җиңүчесе мурал рәсемен ясый башлады

2026 елның 24 июле, җомга

Яр Чаллыда «ФормАрт» Идел буе федераль округы урам сәнгате фестиваленең төбәк этабында җиңүче мурал өстендә эшли башлады. Александр Поповның эскизы Татарстаннан конкурска килгән 96 эш арасында иң яхшысы дип танылган, рәссам арт-объектның контурын ясаган инде.

Мурал Шамил Усманов урамындагы 87А йорты фасадында пәйда булачак. Быел Яр Чаллы 400 еллыгын билгеләп үтә, һәм мурал шәһәргә күренекле иҗади бүләкләрнең берсе булачак. Рәссам рәсем ясау буенча финалга 27 июньгә чыгарга планлаштыра.

«ФормАрт» күптән эскизлар конкурсы кысаларыннан чыкты. Проект нәтиҗәсендә шәһәрләрдә заманча арт-объектлар барлыкка килә, алар шәһәр мохитенең бер өлешенә әверелә. Яр Чаллының 400 еллыгы елында шәһәрдә гаилә кыйммәтләренә һәм буыннар дәвамлылыгына багышланган яңа мурал пәйда булачагы аеруча күңелле. Хәзер рәссам эшкә кереште инде, һәм тиздән халык нәтиҗәне күрә алачак», –  дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Эш нигезендә –  буыннар алмашынуы һәм гаилә кыйммәтләре турындагы тарих. Композициянең үзәк геройлары –  милли ризык әзерләүче әби һәм онык булды. Бу образ аша рәссам традицияләр, белем һәм мәдәниятнең өлкәннәрдән кечкенәләргә ничек күчүен күрсәтә. Композицияне Россия халыкларының милли орнаментлары һәм символлары тулыландыра.

Быел фестиваль Россия халыклары бердәмлеге елы билгесе астында уза. «Формарт»ның VII сезонында катнашуга бөтен Идел буе федераль округыннан барлыгы 400 гариза килгән. Татарстан Башкортстан Республикасы белән беррәттән иң актив төбәкләр рәтенә керде. Фестиваль «Яшьләр һәм балалар»милли проекты кысаларында үткәрелә.

Җәй көне рәссамнар үз төбәкләрендә иҗат итә, шуннан соң округ халкы сезонның иң яхшы объектларын билгеләячәк. Александр Поповның муралы башка эшләр белән беррәттән тавыш бирүдә дә тәкъдим ителәчәк. Фестивальнең округ этабында җиңүчеләрнең исемнәрен августта Кировта игълан итәчәкләр. Иң яхшы эшләрнең авторлары иҗади үсеш өчен 100-200 мең сум грант алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International