Казанда Донбасста һәлак булган балаларны искә алдылар

2026 елның 24 июле, җомга

Донбасста сугыш корбаннарын искә алу көне алдыннан «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге активистлары Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу тантанасын оештырды.

Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, «Татарстан Республикасы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко, Татарстан Республикасы «ЮНАРМИЯ» иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлек штабы җитәкчесе, генерал-майор Александр Бородин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бердәм Россиянең Яшь гвардиясеТатарстан төбәк бүлек җитәкчесе Руслан Шиһабеддинов, Казан шәһәре Думасы депутаты Евгения Коцарь, Татарстан Республикасы Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе башкарма комитеты әгъзасы, майор Артур Сөнгатуллин катнашты.

Акция кысаларында һәлак булган балаларның исемнәре укылды. Катнашучылар гаепсез корбаннарны бер минут тынлык белән искә алды. Чара Мәңгелек ут янындагы стихияле мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров: «Дөньяда нинди генә кыенлыклар булмасын, йөзләгән гаепсез һәлак булган балалар турында сөйләгәндә, без моның зур югалту һәм зур фаҗига икәнен аңлыйбыз. Бу ил өчен фаҗига, кешелек өчен фаҗига, һәр гаилә өчен фаҗига. Шуңа күрә мондый истәлекле датаның булуы бик мөһим. Балаларның безнең киләчәгебез булуын истә тотарга тиешбез, һәм, өлкәннәр буларак, аларның тормышы һәм сәламәтлеге куркынычсыз булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез».

Акциядә 150дән артык кеше катнашты: яшь гвардиячеләр, мәктәп укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, республиканың иҗтимагый оешмалары вәкилләре. Җыелганнар Донецк Халык Республикасы территориясендә хәрби хәрәкәтләр һәм атышлар нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән балаларны искә алды.

Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабеддинов фаҗига турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте: «Без һәлак булган балалар истәлеген хөрмәтләргә тиеш. Аларның үлү тарихларын укыганда, сүз әле яңа гына яши башлаган нарасыйлар турында барганын аңлыйсың: кемдер әти-әниләре белән урамга чыккан, кемдер өенә кайткан, кемдер бөтенләй кечкенә булган. Бу хәлләргә битараф калып булмый. Без аларны истә тотарга, үсеп килүче буынга сөйләргә һәм мондый фаҗигаләр беркайчан да кабатланмасын өчен барысын да эшләргә тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International