Халыкара яшьләр фестивале – 2026 башланырга 50 көн калды. Тиздән Екатеринбург бөтен дөньядан яшь лидерлар, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, галимнәр, волонтерлар һәм креатив индустрия вәкилләре очрашу мәйданчыгына әвереләчәк.
Фестиваль 190 илдән 10 мең катнашучыны, шулай ук 2 мең волонтерны берләштерәчәк. Чараның программасына халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерүгә, тәҗрибә уртаклашуга һәм уртак инициативаларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән мәгариф, мәдәни, спорт һәм иҗади вакыйгалар керә.
Фестивальнең үзәк пространствосы җиде тематик юнәлешне берләштергән киләчәк проспекты булачак. Биредә катнашучылар заманның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыша, үз проектларын тәкъдим итә һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше өчен бергәләп чишелешләр эзли алачак.
Кунакларны шулай ук төрле илләрнең мәдәнияте, традицияләре һәм милли ашлары белән таныштыра торган халыкара кварталлар, гастрофестиваль, арт-пространстволар, күргәзмә мәйданчыклары, Россия һәм чит ил экспертлары катнашындагы белем бирү программасы, шулай ук Халыкара контент-үзәк Медиахабы эше көтә.
Фестиваль тәмамланганнан соң 1 000 чит ил катнашучысы Россиянең 30дан артык төбәге, шулай ук Абхазия һәм Көньяк Осетиягә төбәкләрнең тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу өчен экспедицияләргә китәчәк.
Фестивальне уздыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.