22-23 августта Югары Ослан авылы янындагы Соколка тавында «Соколка» төбәкара тарихи-мәдәни фестивале узачак. Быел оештыручылар кимендә 15 мең кунак көтә. Ике көн дәвамында катнашучыларны интерактив тарихи мәйданчыклар, масштаблы хәрби-тарихи реконструкция, музыкаль коллективлар чыгышлары, осталар ярминкәсе һәм тарихи костюмнар конкурсы көтә.
Фестиваль 2019 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен реконструкторларны, хәрби-тарихи клублар вәкилләрен, халык һөнәрләре осталарын, артистларны һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне берләштерә. Проект тарихи хәтерне саклауга, мәдәни мирасны популярлаштыруга, тарихи реконструкция хәрәкәтен үстерүгә, патриотик тәрбия бирүгә һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга юнәлдерелгән.
Ике көн дәвамында мәйданчыкта төрле тарихи чорларга багышланган интерактив зоналар, тематик күргәзмәләр, осталар ярминкәсе, мастер-класслар һәм интерактив программалар эшләячәк. Фестиваль кунаклары шулай ук тарихи костюмнар конкурсында катнаша алачак.
Төп вакыйга 23 августта 13:00 сәгатьтә узачак масштаблы хәрби-тарихи реконструкция булачак. Анда дистәләгән реконструкторлар, шулай ук «Боевые Искусства Кавалерии» клубы (Ульяновск бүлеге) һәм «Белый всадник» клубы (Татарстан Республикасы Югары Ослан районы) катнашачак. Җайдаклар, кавалерия катнашындагы мавыктыргыч эпизодларны кабатлап, атта йөрү һәм тарихи салкын корал белән эш итү осталыгын күрсәтәчәкләр.
Фестивальнең музыкаль программасын «Банда Келли» һәм «Хмельная Ворга» төркемнәре, «Грильяж» вокаль ансамбле һәм гитарачы Камил Табаев тәкъдим итәчәк.
22 августта интерактив мәйданчыклар 11:00 сәгатьтә, музыкаль программа 17:00 сәгатьтә башлана. 23 августта интерактив мәйданчыклар шулай ук 11:00 сәгатьтә ачылачак, ә 13:00 сәгатьтә хәрби-тарихи реконструкция башланачак.
Уздыру елларында «Соколка»Татарстан Республикасының иң эре хәрби-тарихи фестивальләренең берсенә әверелде. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 700дән артык реконструктор катнашты, ә тамашачыларның гомуми саны 20 меңгә якынлашты. Фестивальгә кызыксыну ел саен арта бара: 2024 елда анда 7 меңгә якын кеше булган, 2025 елда – 10 меңнән артык, ә быел оештыручылар кимендә 15 мең кунак көтә.
