6 августтан 9 августка кадәр Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Вертолетный утравында беренче тапкыр «Геройлар мирасы» Идел буе федераль округы Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең яшьләр канатлары форумы узачак. Анда бөтен округтан Россия хәрби-тарихи җәмгыяте төбәк бүлекчәләре активистлары катнашачак.
Форум Идел буе федераль округы Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең яшьләр канатлары вәкилләрен берләштергән беренче шундый вакыйга булачак. Аның төп бурычы - остазлар һәм яшь лидерлар бергәлеген формалаштыру өчен шартлар тудыру, шулай ук тарихи хәтерне саклауга һәм хәрби-тарихи мәгърифәтне үстерүгә юнәлдерелгән проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру. Мондый чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы башкарма директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов ассызыклаганча: «Бүген яшьләргә тарихны өйрәнеп кенә калмыйча, аны популярлаштыручы һәм яңа проектларның инициаторлары була торган шартлар тудыру аеруча мөһим. «Геройлар мирасы» форумы беренче тапкыр Идел буе федераль округының Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тәҗрибә уртаклашсыннар, яңа белемнәр алсыннар һәм фикердәшләр бергәлеген формалаштырсыннар өчен яшьләр канатлары активистларын берләштерәчәк. Ышанам, форумда туган идеяләр төбәкләрдә дәвам итәчәк һәм тарихи хәтерне сакларга, хәрби-тарихи мәгърифәтне яшьләр өчен заманчарак һәм кызыклырак итәргә ярдәм итәчәк».
Дүрт көн дәвамында катнашучыларны бай белем бирү программасы көтә. Ул лекцияләр, практик дәресләр, мастер-класслар, тренинглар, түгәрәк өстәлләр, проект эше һәм төбәк бүлекчәләре вәкилләре арасында тәҗрибә уртаклашуны үз эченә ала.
Форумның нәтиҗәсе Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең яшьләр канатлары эшчәнлеген үстерүгә һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә яңа проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән инициативалар эшләү булачак. Оештыручылар мәйданчык катнашучыларның киләчәк хезмәттәшлеге һәм тарихи хәтерне саклау белән шөгыльләнүче яшь лидерларның бердәм бергәлеген үстерү өчен нигез булыр дип өметләнәләр.
