Айлина Юсипова Татарстан «Студентлар гүзәле» бәйгесе җиңүчесе

2019 елның 12 апреле, җомга

Бүген, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусының «Академия» концертлар залында «Студентлар гүзәле» бәйгесенең республика этабы узды.

Жюри әгъзалары арасында «Ак Барс» хоккейчысы Владимир Ткачев, 2014 елгы КВН югары лигасы чемпионы Артем Моратовны һәм башкаларны күрергә мөмкин иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Айлина Юсипова Татарстан «Студентлар гүзәле» бәйгесе җиңүчесе булды. Җиңүчегә бүләкне ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International