Яшьләр сәясәте объектларын үзгәртү кысаларында Арчада тиздән заманча яшьләр үзәге барлыкка киләчәк. Аның нинди булырга тиешлеге һәм җирле яшьләр өчен нинди мөмкинлекләр кирәклеге турында 3 июньдә булачак объектның концепциясе буенча җәмәгать фикер алышуында сөйләштеләр. Фикер алышуда Арчаның актив яшьләре белән бергә Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков һәм Арча районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Очрашуда катнашучылар объектны контент белән тутыру буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Яңгыраган тәкъдимнәр арасында- лингвистик үзәк һәм тавыш яздыру студиясе, музыка сыйныфлары һәм заллар булдыру. Яшьләр үзәге территориясендә экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр кирәк, дип билгеләп үтте.
Җыелучыларның күпчелеге кинотеатр, конференц-залның кирәклеген хупладылар, анда очрашулар һәм кызыклы мастер-класслар, «антикафе», батут-үзәк һәм заманча китапханә форматындагы киңлекләр булдыруны ассызакладылар. Шулай ук җирле рәссамнар күргәзмәләре, бәйрәмнәр үткәрү урыннары, яшь ата-аналар файдалы мәгълүмат ала алырлык гаилә үзәге булдыру идеясе дә яңгырады.
Яшьләр үзәге базасында формаль булмаган белем бирү өчен мөмкинлекләр үсешен булдыру җирле яшьләрнең төп таләпләренең берсе булды.
Очрашуга йомгак ясап, Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков барлык яңгыраган тәкъдимнәр яшьләр үзәге проектын формалаштырганда исәпкә алыначак, дип билгеләп үтте.