Татарстаннан 17 авторлык проекты Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыгыннан 11 млн 230 мең сум алачак.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң зур грантларның берсе URAM Татарстан проекты (Urban Arts Movement) алды. Исегезгә төшерәбез, проект узган көздә яшьләр урам бергәлекләре - граффитистлар, брейкерлар, экстремальщиклар һәм т.д.вәкилләре инициативасы белән старт алды. Проектның авторы һәм лидеры Мария Крюкова сүзләренә караганда, URAM проекты кысаларында Россия Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык грант ярдәме белән сентябрьдә урам культураларының һәм прогрессив яшьләрнең шул исемдәге фестивале узачак.
Федераль грант ярдәме алган башка проектлар арасында Юлия Шәрипова тәкъдим иткән «Игелек картасы 2.0» проектын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу проектны гамәлгә ашыруга шулай ук 2 млн. сум акча биреләчәк. Виктор Рыбацкийның «минем ишегалды лагеры» һәм Елизавета Насыйрованың «Алабуга легендалары Фаралеро»проектлары 300әр мең сум акча алды.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фfттахов, конкурс нәтиҗәләрен шәрехләп, бу яшьләр проектларын һәм инициативаларын озатып бару буенча системалы эш нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте.