Дамир Фаттахов «Созвездие-Йолдызлык» катнашучыларын Россия Федерациясе гражданины паспорты алуы белән котлады

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион эстрада сәнгате фестивале лауреатлары катнашында зур бәйрәм концерты узды. Бөтен республикадан яшь талантлар 2019 елгы фестивальнең иң яхшы номерларын күрсәттеләр. Өч сәгатьлек программада 600 дән артык кеше катнашты, алар 53 иҗади номер тәкъдим иттеләр.

Бәйрәм концерты кысаларында «Без-Россия гражданнары» бөтенроссия акциясе узды. Акция барышында беренче тапкыр Россия Федерациясе гражданины паспорты алучы «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтендә катнашучыларны бүләкләү булды.

Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов кулыннан балалар Россия Федерациясе гимны тексты белән паспортка тышлык һәм антындагы истәлекле атрибутика алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International