Казанның яшүсмерләр клубларында эшче белгечлекләр буенча остаханәләр ясыйлар

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Казанның яңартылган яшүсмерләр клубларында яшьләргә эшче белгечлекләренең төрле юнәлешләре буенча дәресләр тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта бүген Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттаховка башкала объектларын карап чыгу барышында сөйләделәр. Реновация программасы кысаларында аларда ремонт эшләре тулы куәтенә бара.

Объектларны реальләштерүнең яңа алымына таянып, ремонт эшләре башланыр алдыннан һәр яшүсмерләр клубының киләчәк эшчәнлеге өчен концепциясе формалаштырылган иде. «Яшүсмер» МБУ директоры Айрат Ситдыйков сүзләренә караганда, «яңартылган клубларда без яшүсмерләргә актуаль һәм кирәкле форматтагы – лекторийлар, мастер-класслар, ворк-шоплар, иҗади остаханәләр тәкъдим итәчәкбез. Үсмерләрнең медиа белән кызыксынуларын аңлап, «Ника» клубында без барлык кирәкле җиһазлар белән видеомәктәп башлап җибәрәбез. Һөнәри юнәлеш бирү һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруның әһәмиятен исәпкә алып, кайбер клубларда без балалар эшче компетенцияләрдә үзләрен сынап карый һәм үз куллары белән нидер эшли ала торган мохит тудырабыз. Шуңа күрә тегү остаханәсе, чүлмәк ясау, химия лабораториясе һәм хәтта бьюти-остаханәсе барлыкка киләчәк».

Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов республика яшьләр сәясәте өчен яшүсмерләр клубларының әһәмиятен ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, яшүсмерләр мәнфәгатьләрен исәпкә ала торган чын-чынлап уйланылган проектлар гына аларга ихтыяҗ булачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда яшьләр объектларын реновацияләү программасы кысаларында Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Тәтештә 29 яшүсмерләр клубы капиталь ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International