Бүләкләү тантанасы «Московский» мәдәният үзәгендә узачак. Премиягә Татарстанның барлык районнары вәкилләре – яшьләр сәясәте кураторлары, яшьләр эшләре буенча идарә башлыклары, яшьләр объектлары җитәкчеләре һәм белгечләре җыелачак.
Премия җиңүчеләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм башкалар котлаячак. Премия 10 номинация буенча тапшырылачак.