Дамир Фаттахов: «Без бик кирәк булганда гына Президентка акча сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш»

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

2019 елда Татарстан Республикасы яшьләре Росмолодежьның беренче конкурслары йомгаклары буенча федераль бюджеттан грантлар рәвешендә 16,4 млн сум акча җәлеп итте инде. Шул ук вакытта грант конкурсларының төп өлеше әле башлана гына һәм илнең төрле төбәкләрендә үткәрелә торган җәйге форум кампаниясенә туры киләчәк. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов министрлык оешуга бер ел һәм киләчәк яшьләр көненә багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

Министр сүзләренә караганда, узган ел физик затлар өчен грантконкурсларында Татарстаннан яшь кешеләр ел дәвамында 8,3 млн сумга якын акча алган. «Без грант заявкаларын сыйфатлы итеп әзерләү һәм Татарстан проектларының җиңүен тәэмин итү өчен җитди игътибар бирәбез. Грантлар-ул җитди ресурс.», - дип әйтте Дамир Фаттахов. Ул шулай ук яңа идеяләр һәм проектларны гамәлгә ашырганда, яшьләр эшләре министрлыгы беренче чиратта эчке ресурсны нәтиҗәле файдалану мөмкинлеген эзли, дип белдерде. «Чөнки без бик кирщк булганда  гына Президентка акча сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш дип саныйм», - дип белдерде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International