Кадерле дуслар!
Яшьлек-ул яшь кенә түгел. Бу күңелнең аерым халәте, эзләнү, ачышлар һәм иң кыю өметләрне тормышка ашыру вакыты.
Татарстан яшьләре-республикабызның төп байлыгының берсе. Татарстан – яшьләр өчен мөмкинлекләр территориясе икәнен белеп, үзегезнең хыялларыгызны биредә тормышка ашыруыгыз мөһим.
Яшьләр көне белән, дуслар! Сезгә, киртәләрне кыю рәвештә үтүегезне, яңа максатлар куярга өйрәнергә һәм шул куйган максатларыгызга ирешүегезне, чын-чынлап бәхетле булуыгызны телим!
Без сезгә зур өметләр баглыйбыз!
Хөрмәт белән,
Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов