Елага портында яшьләр көне: Президент диджей ролендә һәм 15 мең кеше

2019 елның 28 июне, җомга

27 июньдә Казанның Елга портында Бөтенроссия яшьләр көненә багышланган зур фестиваль үткәрелде.

Елга портының бөтен территориясе тематик зоналарга бүленгән, анда һәркем күңеленә хуш килгәнне таба алган: стритбол, урам биюләре, арт - һәм экстрим-зоналар өчен мәйданчыклар оештырылган иде, ә фестивальнең хэдлайнерлары күпләргә таныш булган «Black Star» лейблы артисты Олег Терновой (ex.Terry) һәм «Нервы» рок-төркеме. Биредә BMX һәм скейтбординг буенча ярышлар, хип-хоп, all styles номинацияләре буенча баттллар һәм командалар тамашасы узды. Фестивальнең барлык кунаклары өчен көн дәвамында ял итү зоналары, фудкорт һәм «vinyl-jam» ноктасы – винил пластинкаларын сату эшләде.

Яшьләр белән бер дулкында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Татарстан яшьләре хәрәкәте һәм URAM проекты активистлары белән бергә, Рөстәм Миңнеханов яшьләр өчен фестивальдә оештырылган барлык активлыкны карады, урам субкультурасы һәм формаль булмаган яшьләр хәрәкәте вәкилләре белән танышты һәм хәтта үзен ди-джей ролендә сынап карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International