Зәйдә яшьләр үзәгенең тантаналы ачылышы узды, ул районда иң зур һәм әһәмиятле социаль объектларның берсе булачак.
Яңартылган яшьләр үзәге урнашкан микрорайонда 500 дән артык бала һәм яшүсмер яши. Алар өчен яшьләр үзәгендә төрле мөмкинлекләр каралган.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда яшьләр сәясәте объектларын яңарту программасы кысаларында республикада 9 яшьләр үзәге һәм 26 яшүсмерләр клубы төзекләндереләчәк. Программаның функциональ заказчысы булып Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы тора.