Татарстанда иреклеләр хәрәкәтен үстерү буенча Совет булдырылды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Хөкүмәте карары белән республикада иреклеләр хәрәкәтен (волонтерлыкны) үстерү буенча ведомствоара совет гамәлгә куелды. Советны оештыру инициаторы-Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы. Бу-ирекле ярдәм күрсәтүнең Гомумроссия стандартын гамәлгә кертүнең 9 этапларының берсе, ул әле 2018 елда ук - Россиядә Иреклеләр елы кысаларында оештырылган иде. 

Совет Татарстанда иреклелек хәрәкәтен үстерү буенча системалы чаралар эшләү һәм кертү белән шөгыльләнәчәк, шул исәптән методик тәкъдимнәрне анализларга һәм эшләргә, шулай ук, өлкән буын вәкилләре арасында «Көмеш» волонтерлык, гражданлык-патриотик, мәдәни, вакыйгаларны да кертеп, төрле юнәлешләрдә волонтерлык үсешенә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International