Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкта Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды, анда физик затлар арасында читтән торып уздырылган конкурска һәм дүрт яшьләр белем бирү форумына йомгак ясалды.
Эксперт һәм конкурс нәтиҗәләре буенча 375 проект гомуми суммасы 179 480 200 сум булган грант ярдәме алуга расланды, шуларның 8 100 000 сумы Татарстан Республикасыннан 15 Яшьләр проектын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.