Рөстәм Миңнеханов: «Шунысы бик мөһим: без төрле өлкәләрдә эшләүче яшьләребезне иҗади процесска тарту формасын таптык!»

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

    Бүген ел саен үткәрелеп килүче эшче яшьләрнең VII республикакүләм  “Наше время -  Безнең заман” телевизион иҗат фестивале үтте. Казан шәһәре “Юл хәрәкәте иминлеге” командасы Гран-прига лаек булды.

    Гала-концерт фестивальдә катнашучылар парады һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләре белән башланып китте.

“Фестивальне оештыруда  “Созвездие-Йолдызлык” оешмасы тарафыннан зур эш башкарылды.  Шунысы бик мөһим: без төрле өлкәләрдә эшләүче яшьләребезне иҗади процесска тарту формасын таптык! Аның ярдәмендә без бик күп эшләүче яшьләребезне - төрле һөнәр ияләрен - иҗади процесска тарта алдык.  Фестивальне оештыруда предприятие, муниципалитет җитәкчеләре, профсоюзлар тарафыннан зур ярдәм күрсәтелде. Татарстаныбыз өчен бу проектның әһәмияте чиксез. Фестиваль һәм анда катнашучылар – республикабызның  зур байлыгы, хәзинәсе. Барлык катнашучыларны, фестиваль кунакларын чын күңелдән котлыйм,”- дип, үзенең котлау сүзләрен җиткерде Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук коронавирус пандемиясе чорында профилактик чараларны үтәүгә җаваплы карарга чакырды.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов “Наше время – Безнең заман” фестивален оештыручыларга бүләкләр тапшырды. “Созвездие-Йолдызлык”фестивале җитәкчесе Дмитрий Туманов  РФ президенты исеменнән “Остазлык өчен” аерымлык билгесе  белән бүләкләнде.”Без киләчәктә дә бу хәрәкәтне дәвам итүдә булышачакбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без сезнең белән горурланабыз. Сез – республикабызның алтын фонды, безнең киләчәгебез!” Татарстан Республикасы президентыннан соң, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзеның фестиваль оештыручылары һәм катнашучыларын сәламләү хаты укылды.

   Быел “Наше время – Безнең заман” фестивале ике мөһим вакыйгага – “ТАССРның 100 еллыгы”на һәм “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы”на багышланган иде. Катнашучылар гаризаны онлайн режимда бирделәр. Нефть, энергетика һәм машина төзү сәнәгатеннән, белем бирү оешмаларыннан,Татарстанның 41 муниципаль районы хезмәт күрсәтү социаль өлкәләреннән 181 гариза кабул ителде. (узган ел 174 иде). Пандемия булуга карамастан, төрле өлкәләрдә эшләүче яшьләребез бу конкурска зур җаваплылык белән әзерләнделәр. Репетицияләр онлайн форматта үтте. Шуны да әйтергә кирәк: тәкъдим ителгән номерларның сыйфаты, алдагы елларга караганда, бик югары дәрәҗәдә иде. Хөкемдарлар, катнашучыларның башкару осталыгы шулкадәр югары, аларны профессиональ артистлардан аерып та булмый иде, дип зур бәя бирделәр. Ә бит гадәти тормышта алар тәртип сакчылары, коткаручылар, ашыгыч ярдәм фельдшерлары, укытучылар, инженерлар һ.б.

 Быелгы фестивальнең яңалыгы – “Безнең заман герое” дигән аерым приз булдыру. Мактау бүләге Гран-прига лаек командага, ләкин барлык номинацияләрдә баллар саны буенча  1 урын алучы командага тапшырылды. Җиңүче команданы Татарстан Республикасы премьер- министры урынбасары, Сәнәгать һәм Сәүдә министры  Альберт Кәримов һәм яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов котлады. “Наше время – Безнең заман” фестивале сезгә үзегезнең иҗади сәләтегезне үстерүгә киң мөмкинлекләр тудыра, һәрьяклы үсешкә юл ача.Ә бу, үз чиратында,  коллективның хезмәт җитештерүчәнлегендә һәм нәтиҗәлелегендә уңай чагылыш таба,” – диде Дамир Фәттахов.

  Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатларына дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр тапшырылды. Гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International