Казанда «Вверх!» республика конкурсының йомгаклау очрашуы үтте. Анда конкурсның 19 финалисты катнашты.Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов чыгыш ясады. «Проект яшь кешегә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, ә регион өчен - конкурентлыкка сәләтле кадрлар резервын формалаштыруда социаль лифт булып тора. Конкурс төбәк һәм шәһәр дәрәҗәсендә хакимият органнарында стажировка узу гына түгел, ә үз күнекмәләрен күрсәтү, яңа осталык алу, иң яхшысы – эшкә урнашу мөмкинлеге дә бирә», - дип ассызыклады ул.
Конкурс нәтиҗәләре турында “Иҗади яшьләр академиясе” РИО президенты Никита Баталов сөйләде. Исегезгә төшерәбез, финалистларның барысы да Татарстан министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка һәм проект практикасын узу мөмкинлегенә ия булды. Ә өч җиңүче Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең кадрлар резервына кертелде.
Быел конкурс 20 нче октябрьдән 15нче декабрьгә кадәр узды. Гариза бирү кампаниясе вакытында 20 муниципаль берәмлектән 300 гариза алынган, шулардан 111 кеше белем бирү этабына узган.Катнашучының уртача яше-25,5 яшь.
Бу елның яңалыгы-бакалавр яки белгечлек программалары буенча югары белем турындагы дипломның мәҗбүри булуы. Конкурсантлар «ВКонтакте» һәм «Instagram» социаль челтәрләрендәге шәхси аккаунтларында “Татарстанда минем җәмәгатьчелекнең тормышын ничек яхшыртырга һәм моны тормышка ашыру өчен мин нәрсәләр эшлим?” дигән темага 134 пост бастырдылар.
Белем бирү программасын үткәрү өчен 33 эксперт җәлеп ителде, алар катнашучыларга конкурс процедураларына әзерләнергә ярдәм иттеләр.
Конкурсны оештыручылар-Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Белешмә өчен «Вверх!» республика конкурсы чара 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә, ул Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен идарә кадрларын әзерләү һәм стажировкалау механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән. “Иҗади яшьләр академиясе» РИО.
Белешмә өчен: «Вверх!» республика конкурсы, 2009 нчы елдан башлап, ел саен үткәрелә. Ул Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен идарә кадрларын әзерләү һәм стажировкалау механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән.