Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале старт ала. Бу елгы киңкүләмле фестиваль хәрәкәте «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»на багышланган.
Фестивальнең зональ этаплары:
Казанда - 22 февральдән 12 мартка кадәр;
Баулыда – 26-28 февральдә;
Зәйдә – 2-3 мартта;
Актанышта – 6-7 мартта;
Яр Чаллыда – 9-10 мартта;
Чирмешәндә– 13-14 мартта;
Биектау районы, Шапшы авылында - 16-18 мартта;
Балык бистәсендә – 20-21 мартта;
Апаста - 24-25 мартта;
Яшел Үзәндә – 27-28 мартта үтәчәк.
Сайлап алу турлары үткән традицион географик урыннарга бу елны Баулы, Балык Бистәсе һәм Апас районнары өстәлде, дип хәбәр итте фестиваль хәрәкәтен оештыру комитеты.
«Татарстанда 2021 елның «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» буларак игълан ителүен без зур сөенеч белән кабул иттек. Бу Татарстан өчен генә түгел, гомумән, илебез өчен зур әһәмияткә ия.«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә ел саен сәләтле балалар катнаша, үз чыгышларында алар милләтләренең гореф-гадәтләрен һәм мәдәни билгесен яктырталар.Милли сәнгать, табигать чишмәсе төсле, кеше күңелен чистарта һәм һәрберебезгә яктылык бүләк итә ала», - дип билгеләп үтте «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премия лауреаты Дмитрий Туманов.
Бәйгедә катнашучылар сәләтләрен киләсе номинацияләрдә күрсәтә алачак: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы көй», «Җырга иң яхшы сүзләр», «Иң яхшы видеоклип».
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы 17-21 апрель көннәрендә УНИКС концертлар залында үтәчәк, дип көтелә. Гала- концерт 22 апрельдә, ә Гран-при ияләренең исемнәре яңгыраячак йомгаклау гала-концерты 29 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Традицион рәвештә, фестивальнең гала-концертында җиңүчеләр һәм Гран-при ияләре бүләкләнәчәк.Иң яхшы укытучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре,ә «Татнефть» оешмасыннан премия тапшырылачак.
«Созвездие–Йолдызлык» эстрада сәнгате яшьләр фестивале заманча эстрада сәнгате өлкәсендә зур фестиваль хәрәкәтенең мөһим өлеше булып тора. Ул Татарстан территориясендә, һәм, тулаем Россиядә яшәүче күпмилләтле халыкларның рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен саклау, Россиянең мәдәни лидерлыгын, абруен ныгыту, дәүләтнең һәм милли суверенитетның бөтенлеген саклау максатыннан үткәрелә.
Тулырак фестивальнең рәсми сайтында: http://www.yold.ru/