Интернеттагы диструктивтан чыныгу юлы: Кибербуллинг, троллинг һәм кибермутлыкка каршы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгыннан «Цифрлы гигиена» проекты

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында яшүсмерләрнең Интернет тормышы иминлеге мәсьәләсе күтәрелде. «Моңарчы безгә турыдан-туры эшләү дә җитә иде, хәзер исә Интернет бар, без аны берничек тә читтә калдыра алмыйбыз.Бу яшүсмерләр тормышы өчен бөтенләй аерым, үз-үзен тәэмин итә торган мохит. Бары тик  яңа технологияләрне дөрес кулланырга өйрәнергә кирәк», – дип ассызыклады үз чыгышында Дамир Фәттахов

Спикер «Цифрлы гигиена» белем бирү проекты турында искә төшереп узды. Әлеге проектның максаты – яшүсмерләрдә критик фикер йөртүне, мәгълүматны анализлау күңекмәләрен һәм үз-үзләрен социаль челтәрләрдәге начар йогынтыдан саклау чараларын булдыру.Узган 2020 ел онлайнда эшне ничек оештырырга кирәклеген  күрсәтте. Яшьләр оешмалары һәм учреждениеләр челтәре белән берлектә 30 меңнән артык шундый чара уздырылды, җәлеп ителгән яшьләр саны берничә тапкырга артты (2,5 млн кулланучы).

Дамир Фаттахов Интернетта профильле ведомстволарның масштаблы булуы мөһимлегенә басым ясады. «Безгә, дәүләт буларак, яшүсмерләр белән коммуникацияләрнең принципиаль яңа парадигмасын булдыру мөһим. Чөнки без берничә тапкыр әйткәнебезчә, әгәр безнең гаджетта яшүсмер юк икән, без аның өчен бөтенләй юк, дигән сүз», - дип билгеләде министр.

Интернет челтәрендә чакырулар  көннән-көн җитдиләнә бара. Бу АУЕ һәм башка тыелган агымнар вәкилләренең максатчан эше белән дә бәйле. Алар яшүсмерләрне интернет челтәре  берләшмәләрендә төгәл, максатчан һәм методик яктан ышанырлык итеп, вибербуллинг, троллинг һәм кибермошенниклык белән буйсындыралар. Яшүсмерләр  еш кына алар белән бергә бер  кала. Моңа каршы тору өчен, MinMolTeens концепциясе кысаларында, Яшьләр эшләре министрлыгы «Цифрлы гигиена» проектын башлап җибәрде.

«Цифрлы гигиена» -  психологлар катнашында һәм яшүсмерләрнең үзләрен җәлеп итеп эшләнгән видеороликлар, аудио- видео подкастлар, мемлар җыелмасы һәм интерактив чаралардан торган продуктлар комплексы. Аларның мөһим бурычы-Интернетта булган бөтен нәрсәгә карата тәнкыйди фикерләү формалаштыру,  цифрлы иммунитетны ныгыту. Аларның күбесе бүген интернет челтәрдә   һәм ул меңнәрчә кешеләр тарафыннан карау җыйган.

Министр билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләдә төп рольне психологик хезмәтләр уйнарга тиеш. Узган ел Министрлык тарафыннан аларның актуаль торышына мониторинг ясалды. Бу елга ведомствоның төп бурычы исә “Психологик эшчәнлекнең дәүләт системасын үстерү” ярдәмче проектын эшләү һәм раслау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International