«Яшүсмер-гаилә-ТР Яшьләр министрлыгы»: ата-аналар советының беренче утырышы узды

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

ТР Яшьләр министрлыгы каршындагы ата-аналар советы әгъзаларының беренче очрашуы булды. Катнашучылар яшүсмерләрне тәрбияләүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм актуаль проблемалар турында фикер алыштылар.

ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов үз чыгышында быел министрлыкның төп темасы яшүсмерләр белән эшләү булуын искәртте. Моның өчен MinMolTeens платформасы булдырылды, анда яшь кешеләр белән аралашу формасын һәм ысулларын формалаштыру планлаштырыла.

«Мин даими диалог өчен  форма һәм мәйданчык табуыбызны һәм яшүсмерләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыруны теләр  идем. Без теләсә нинди темалар буенча фикер алышырга әзер. Яшьләр эшләре министрлыгы буларак, без яшь кешене төгәл аңларга тиеш, монда сезнең эксперт фикерегез ярдәм итәчәк», - дип мөрәҗәгать итте министр катнашучыларга.

Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, өчьяклы эш алып бару яшьләрнең сорауларына нәтиҗәле һәм яхшырак җавап бирергә мөмкинлек тудыра.

Беренче очрашуга 20 әти-әни килде. Мәсәлән, спикерларның берсе-KidSpace балалар шәһәре җитәкчесе һәм өч бала анасы Елена Тихонова. «Миңа калса, бу - ата-аналар һәм белгечләр, психологлар һәм педагоглар арасында күперләр салу өчен яхшы мәйданчык», - дип билгеләп үтте спикер.

Ул балаларның үз-үзләрен тотышында күп нәрсә ата-аналардан тора, дип белдерде. Балаларны гаепләгәнче, аларны тәрбияләү өчен җаваплылыкны мәктәпкә күчергәнче, үзеңнән башларга кирәк. Моннан тыш, балаларның әти - әниләренең төгәл күчермәсе булуын да онытмаска кирәк.

Исегезгә төшерәбез, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы ата-аналар советы бу елны оештырылган иде, ул 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча карарлар һәм тәкъдимнәр эшләү өчен җәлеп ителә торган затларның ирекле берләшмәсе булып тора.

Мондый очрашуларны, әти-әниләрнең активлыгына карап, даими оештыру планлаштырыла. Теләге булган һәр әти-әни анда катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International