Татарстан яшьләре «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясенә кушылды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

80 ел элек кешелек тарихында иң канкойгыч һәм рәхимсез, миллионлаган гомерне өзгән, миллионлаган балаларны ятим иткән сугыш башланган. 1941 елның 22 июнендә фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә.

Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган сугышчылар, шулай ук Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барлык сугыш корбаннары истәлегенә бу көн Хәтер һәм кайгы көне дип билгеләп үтелә.

2021 елның 21-22 июнь төнендә «Татарстан Республикасының «Отечество» берләшмәсе «Җиңү волонтерлары»  белән берлектә Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәме белән «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Һәлак булган сугышчылар истәлегенә лампадкалар яндырып, Горький исемендәге паркның Мәңгелек уты яныннан  Җиңү Паркына чаклы юл үтелде. Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу Җиңү Паркы  мемориалына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

«Без тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләр истәлегенә ел саен «Хәтер шәмнәре» кабызабыз. Сугыш кырларында ятып калган, тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган барлык ветераннарга түбән баш иябез. Безнең бурыч - халкыбызның Бөек батырлыгы турында хәтерне саклау, аны батырлык тарихы, югары патриотизм һәм рухи көч буларак ихтирам итү. Безнең Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген үз гомерләре бәрабәренә саклап калучылар алдында түләп бетермәслек бурычыбыз бар», - диде ТР Яшьләр эшләре министр урынбасары Алла Кондратьева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International