«Сәләт» форумының беренче сменасы тәмамланды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Сәләт» X халыкара яшьләр форумының беренче юбилей сменасы тәмамланды.

JUNIOR SKILLS BILER FORUM Татарстанның барлык районнарыннан, күрше төбәкләрдән, Самара, Удмуртия, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Ленинград өлкәсеннән һәм Мәскәүдән меңнән артык катнашучыны берләштерде. Смена Биләр тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә 19-23 июньдә узды.

Беренче сменаның финал аккорды - ябылу тантанасында «Сәләт» яшьләр үзәге активистлары бүләкләнде. Аның үсешенә керткән өлеше өчен II һәм III дәрәҗә билгеләре белән 20 кеше бүләкләнде. Алар арасында ел дәвамында «Сәләт» үзәген үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итүче әйдаманнар һәм лагерь директорлары бар.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сменада катнашучыларга рәхмәт белдерде: «Блаларга зур рәхмәт. Әгәр дә сез булмасагыз, мондый смена булмас иде. Рәхмәт һәркемгә! Балалар ял итә, бер-берсе белән таныша, яңа белем ала алырлык шартлар тудырырга тырыштык. Һәм мин моны башкарып чыктык дип саныйм!»

Кичә «Сәләт безгә очар канат бирде» дип аталган концерт белән тәмамланды. Анда балалар, әйдаманнар һәм сменаны оештыручылар катнашты. Чараның хедлайнерлары «Оммаж» һәм диджей  Malsi Music төркемнәре иде.

Исегезгә төшерәбез, JUNIOR SKILLS BILER FORUM киләчәк һөнәрләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Сменаның идеясе: мәктәп укучылары тарафыннан кирәкле һөнәрләрне үзләштерүнең яңа мөмкинлекләрен булдыру.

«Баланың нинди һөнәр сайлавын аңлау бик мөһим. Шуңа күрә үз эшенең осталары белән аралашу нәкъ менә шул этапта бик мөһим. Һөнәр сайлау-ул бөтен тормышны сайлау», - дип билгеләп үтте форум спикеры, архитектор Марина Дәүләтгәрәева.

Белем бирү программасы спикерлары - Россиянең Олимпия объектлары авторларының берсе дизайнерлар берлеге Вице-президенты Юрий Менчиц (Мәскәү шәһәре), Архитекторлар берлеге әгъзасы, КДАТУ өлкән укытучысы Марина Дәүләтгәрәева, архитектор, урбанист, Зөлфия Илькаева, рәссам Руслан Ибраһимов, рәссам-каллиграф Айзат Минһаҗев, «ДАШКА» КДАТУ балалар мәктәбе укытучылары, Мәскәү политехника университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ вәкилләре.

Укучылар фәнни тамашаны күрә алдылар, заманча пилотсыз авиация системалары, прототиплаштыру, гарәп каллиграфиясе, леттеринг белән таныштылар, үзләренең арт-объектларын эшләделәр һәм «Сәләт» паркының дизайн-проектын булдырдылар.

Бу елда экологиягә аерым игътибар бирелә. Катнашучылар үз куллары белән яшелчә һәм чәчәкләр утыртылачак иҗтимагый бакча ясадылар. Балалар өчен лекцияләр оештырылды, анда үсеп килүче буынны экологик яшәү рәвешенә өйрәттеләр һәм аңлы куллануга өндәделәр.

Смена кысаларында Форум территориясендә спорт ярышлары: футбол, волейбол һәм баскетбол буенча чемпионатлар узды. Балалар бочо, снукбол һәм стритбол кебек башка ярышларда да катнаштылар.

Форумның икенче сменасы 26 июньнән 1 июльгә кадәр узачак. ARTS BILER FORUM сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне 3 юнәлештә берләштерәчәк: музыка, бию һәм театр. Катнашучыларны мастер-класслар, лекцияләр һәм ТР һәм РФнең әйдәп баручы мәдәният эшлеклеләреннән иҗади очрашулар көтә. Быел беренче тапкыр лабораторияләр узачак. Аның  кысаларында юнәлеш экспертлары үз командаларын формалаштырачак һәм алар белән бергә гала-концертка иҗади номерлар әзерләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International