«Алга» яшүсмерләр клубы - 1990 елда, 358 кв.м.дан артык мәйданлы бина базасында төзелгән. Ремонт яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында башкарылды. Клубның концепциясен һәм проектын эшләүдә архитекторлар һәм яшьләр, инновацион һәм профилактик программаларның республика үзәге катнашты.
Яшүсмерләр клубында яшьләрнең күнекмәләрен уңайлы үзләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган. «Алга»да көрәш, альпинизм һәм туризм буенча спорт залында, робототехника һәм авиамодельләштерү буенча – техника сөючеләр залында дәресләр үткәрү планлаштырыла. Шулай ук «Уңган килен» студиясе эшли башлады – аның кысаларында кызлар флористика, кулинария һәм тегү нигезләрен өйрәнә алачак.
Ринат Садыйков яшүсмерләр клубларының яшьләр тормышында аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады.
«Яшүсмерләр клубы-төрле яшьләрне җыю, яңа күнекмәләр алу һәм үз талантларын ачу урыны. Нәкъ менә биредә яшь кешенең бөтен тормыш векторы билгеләнә, ныклы дуслык булдырыла, ә күнекмә осталыкка кадәр күтәрелә», – диде ул.
Яшүсмерләр клубын караганнан соң, министр урынбасары Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов белән бергә Яшьләр көнен билгеләп үтүдә катнашты. Чара ял паркында узды. Алар район башлыгы грантының яшьләр проектлары җиңүчеләрен, активистларны, спорт яшьләр командаларын, хәрби хезмәткә алынучыларны, яшь белгечләрне һәм районның яшь гаиләләрен бүләкләделәр. Чара кысаларында Апас районы чыгарылыш сыйныф укучыларын да котлап уздылар– парк мәйданчыгында чыгарылыш кичәсе булды.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда республиканың 7 районында 11 яшүсмерләр клубын ремонтлау планлаштырыла.