Биләрдә «Cәләт» форумының төп SELET BILER FORUM сменасы үтә

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

4-9 июль көннәрендә Биләрнең тарихи-архиологик музей-тыюлыгы территориясендә «Cәләт» Х Халыкара яшьләргә белем бирү форумының өченче сменасы - SELET BILER FORUM сменасы үтә.

SELET BILER FORUM – төп(ачкыч) смена, алдагы елларда ул фестиваль форматында уза иде. Нәкъ әлеге фестиваль нигезендә зур масштабка ия «Cәләт» форумы булдырылды. Сменаның төп катнашучылары буларак «Cәләт» профиль сменаларына сайлап алу этабын үткән сәләтле балалар һәм яшьләр чыкты.

Бу елны смена soft skills өлкәсендә тәҗрибәләр өйрәнүгә багышланган.

Смена барышында Биләр музей-тыюлыгының үсеш механизмнары сөйләшенәчәк, Россия һәм Татарстанның алдынгы экспертларыннан һәм галимнәреннән, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләреннән, бизнес-тренерларыннан мастер-класслар үткәреләчәк.

Белем бирү программасы түбәндәге темалар нигезендәге тренинглар форматында үтәчәк: критик уйлау, аңлылык, стресска бирелмәү, эмоциональ интеллект, адаптация нигезләре,ихлас аралашу, үз-үзеңә ышаныч.

Смена кысаларында «Тел һәм тарих», «Экология», «Тотрыклы үсеш максатлары» темалары буенча мәйданчыклар эшлиячәк.

Смена катнашучыларын масштаблы музыкаль-мәдәни программа көтә. Беренче көнне лагерьларны сәламләү, «Хорлар ярышы»ның рәсми ачылышы көтелә. Алга таба - «YUMMY BAND» төркеме катнашучылары белән Open air.

Форумның икенче көнендә лагерьлар презентациясе үтәчәк.

«Лагерьлар презентациясе – сменаның һәм лагерьларның үзләре өчен иң мөһим вакыйгасы ул», - дип билгеләп үтте мәдәни программа җитәкчесе Таһир Насыйбуллин.«SeletLive» туры эфирлар студиясе ул кичтә махсус чыгарылыш оештырырга планлаштыра. Лагерьларны презентацияләүдән турыдан-туры трансляцияне «Сәләт»нең Instagram, ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында күрергә мөмкин булачак.

Шулай ук кичке чаралар исемлегендә Comedy Biler һәм «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены.Сменаның соңгы көнендә гала-концерт көтелә, анда балалар һәм әйдәманнар иҗади номерлар белән чыгыш ясаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International